Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Җирекледә шугалак яңа урынга күчерелә

«Халык контроле» интернет-порталына Иске Җирекледә яшәүчедән авылдагы хоккей кортын сүтеп алуларына ризасызлыгын белдереп хәбәр килгән. Узган ел балаларыбыз рәхәтләнеп шуганнар иде, быел ул сөенечтән мәхрүм булырлар микәнни дип борчыла ул. Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Заһидә Закированың белдерүенчә, борчылырга бер дә урын юк. Күпфункцияле үзәк территориясен төзекләндерүгә бәйле рәвештә, шугалак бары...

«Халык контроле» интернет-порталына Иске Җирекледә яшәүчедән авылдагы хоккей кортын сүтеп алуларына ризасызлыгын белдереп хәбәр килгән. Узган ел балаларыбыз рәхәтләнеп шуганнар иде, быел ул сөенечтән мәхрүм булырлар микәнни дип борчыла ул. Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Заһидә Закированың белдерүенчә, борчылырга бер дә урын юк. Күпфункцияле үзәк территориясен төзекләндерүгә бәйле рәвештә, шугалак бары тик яңа урынга күчерелә генә. Бүген яңа участок грейдер белән тигезләнелгән, яңа коймага материал алынган, биредә төзелеш эшләре бара. Кышка шугалак әзер булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев