Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Җирекледә брейн-ринг узды

Иске Җирекле авылының «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә, Татарстан Республикасының оешуына 25 ел тулу уңаеннан, мәктәп укучылары арасында «Минем яраткан Татарстаным» исемле брейн-ринг уены үткәрелде. Командаларга бәя бирергә махсус жюри билгеләнде. Уен, гадәттәгечә, Татарстан Республикасының гимны белән башланып китте. Соңыннан командалар үзләре белән таныштырып үтте, туган илебез турында сорауларга җавап эзләде, кыска...

Иске Җирекле авылының «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә, Татарстан Республикасының оешуына 25 ел тулу уңаеннан, мәктәп укучылары арасында «Минем яраткан Татарстаным» исемле брейн-ринг уены үткәрелде. Командаларга бәя бирергә махсус жюри билгеләнде.
Уен, гадәттәгечә, Татарстан Республикасының гимны белән башланып китте. Соңыннан командалар үзләре белән таныштырып үтте, туган илебез турында сорауларга җавап эзләде, кыска гына хикәяләр язды. Мәктәп укучылары уен барышында Татарстаныбызның истәлекле урыннары белән дә танышты. Барча кеше шулай ук оештырылган китаплар күргәзмәсен дә игътибарсыз калдырмады. Брейн-ринг уены ахырында барлык укучыларга да Татарстан флагы формасында махсус тасмалар таратылды. Ә аннары бөтенебез бергәләп, «Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкардык, дип язган безнең «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркемгә Иске Җирекле авылының мәдәният йорты директоры Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев