Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Иске Казан түгәрәк уены»нда Тукай районыннан алты коллектив җиңүче

Биектау районының Шәпше авылында үткән бөтенроссия «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры фестиваль-конкурсында районның фольклор коллективлары һәм аерым солистлары дәрәҗәле урыннар яулап кайтты. Боерган авыл җирлегеннән мөнәҗәтләр дуэты белән Кадрия Нәбиуллина һәм Фәйрүзә Габидуллина, Күзкәй авылыннан «Тамчы» балалар фольклор ансамбле - беренче урынга, Иске Җирекленең «Җакын туганнар» керәшен фольклор коллективы,...

Биектау районының Шәпше авылында үткән бөтенроссия «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры фестиваль-конкурсында районның фольклор коллективлары һәм аерым солистлары дәрәҗәле урыннар яулап кайтты. Боерган авыл җирлегеннән мөнәҗәтләр дуэты белән Кадрия Нәбиуллина һәм Фәйрүзә Габидуллина, Күзкәй авылыннан «Тамчы» балалар фольклор ансамбле - беренче урынга, Иске Җирекленең «Җакын туганнар» керәшен фольклор коллективы, Бордының «Борды-Чишмә», Мәләкәснең «Питрау-Бәләкәч» балалар фольклор коллективлары, «Татарстан» совхозы поселогының «Айбагыр» керәшен фольклор ансамбле икенче урынга лаек булдылар.
«Иске Казан түгәрәк уены»ның йомгаклау чарасында республиканың 21 районыннан барысы 52 фольклор коллектив һәм солистлар чыгыш ясады. Барысы 400ләп кеше катнашты. Фестиваль 2010 елдан башлап, һәр елны үткәрелә. Ул халыкның милли гореф-гадәтләрен югалтмауны, яңартуны һәм талантларны барлауны максат итеп куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев