Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Гәрдәле урамнары яктырырмы?

Иске Гәрдәледә яшәүче Виктория Лапшинадан редакциягә: «Авылда баганаларда яктырткычлар юк, берәр чарасын күрсеннәр иде», - дигән хат килде. Бу мәсьәлә буенча без әлеге җирле пунктны үз эченә алган Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗановка шалтыраттык һәм түбәндәге җавапны алдык: «Бу авылга соңгы ике ел эчендә генә дә 80ләп яктырткыч куелды....

Иске Гәрдәледә яшәүче Виктория Лапшинадан редакциягә: «Авылда баганаларда яктырткычлар юк, берәр чарасын күрсеннәр иде», - дигән хат килде. Бу мәсьәлә буенча без әлеге җирле пунктны үз эченә алган Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗановка шалтыраттык һәм түбәндәге җавапны алдык: «Бу авылга соңгы ике ел эчендә генә дә 80ләп яктырткыч куелды. Ләкин, кызганычка каршы, алар ватылып, янып тора. Җитмәсә, узган җәйдә яшен сугу аркасында яктырткычларның күбесе эшләми башлады. Бу проблема, нигездә, шул хәл белән бәйле. Яңа яктырткычлар алу өчен авыл җирлеге бюджетында әлегә финанслар юк. Шушы көннәрдә искеләрен булдыра алган кадәр ремонтларга уйлыйбыз. Аларны беренче чиратта Иске Гәрдәле урамына куярга планлаштырабыз. Бу бәлки киләсе атнага эшләнер, ләкин төгәл вакытын әйтә алмыйм. Авыл халкы да аңласын иде: һәр капка төбенә прожектор куярга безнең мөмкинлегебез юк».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев