Иске Абдул – тарихлы авыл
Безнең авыл – тарихлы һәм тарихи истәлекләргә, вакыйгаларга бай авыл. Шуларның кайбер мөһимрәкләрен барлыйм һәм район газетасын укучылар белән дә уртаклашам.
Моннан 55 ел элек, 1963 елда, мин Иске Абдул авылы тарихын яздым. Ә эзләнүемне, ныклап торып кызыксынуымны 1951 елда ук башлаган идем. Ул «Авыл тарихы, колхоз тарихы, мәктәп тарихы», «Алар безнең мәктәптә укыганнар», «Авылыбыз мәзәкләре» дигән биш альбомнан, ягъни биш зур бүлектән тора иде. 1967 елның февраль ае саннарында авылыбыз тарихы «Иске Абдул елъязмасы» дигән исем белән Минзәлә районының «Коммунизм таңы» газетасында басылып чыкты. Шулай ул республика һәм күрше өлкә укучыларына да барып җитте. Күп кайтавазлар килде. Иң мөһиме – шул газеталарны укыгач, Уфа шәһәрендә яшәүче Фатыйх Габитов 11 басма битле «тарихи истәлек» җибәрде. Ул Иске Абдулда беренче мәктәп ачучы һәм беренче укытучы булган. Аның язмасы буенча авылда беренче мәктәп 1917 елның 22 октябрендә (яңа стиль белән) ачылуын белдем. Һәм әле күптән түгел генә без мәктәпнең 100 еллыгын зурлап бәйрәм иттек.
2004 елның 5 июнендә авылыбызга нигез салынуның 350 еллыгын уздырдык. «Иске Абдул җыры» да беренче мәртәбә шушы чарада яңгырады. Бәйрәм уңаеннан «Авылым – горурлыгым» китабым басылып чыкты. Анда 350 еллык тарихны барлап язылган кыйссалар тупланган иде. Китапның 15 темасы «Якты юл» газетасының 15 номерында басылып чыгып, авыл тарихын барлау, язу, китап итеп чыгаруда күпләр өчен ярдәмлек кулланма булды.
1963 елның 22 маенда мәктәбебездә республика күләмендә беренче мәктәп музее ачылды. 1964 елның 5 маенда Минзәлә районы мәдәният йортына районның барлык укытучылары, җитәкчеләре чакырылып, Казаннан ике дистәләп кеше катнашып, музей ачу тәжрибәсе республикага пропагандаланды.
50 ел элек, 1968 елның 9 маенда, авылыбызда ветераннар советы үз эшен башлады. Ә республика ветераннар советы 19 елдан соң төзелде. 54 ел элек, 1964 елның 9 маена, Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл төзеттек. Аннары башка шәһәрләрдә дә, авылларда да һәйкәлләр төзелә башлады. 54 ел элек, 1964 елның маенда, авылыбызда тынлы оркестрлар белән хәрби парад үткәрелде. Бу елда хәрби парад хәтта герой-шәһәрләрдә дә узмый иде әле. Ә 1965 елдан инде хәрби парад башка шәһәрләрдә дә уздырыла башлады. Әйтергә кирәк, бу эшләрнең башлангычында үзем йөрдем. Ул елларны хәзер якты хатирә итеп искә алам.
41 ел элек, 1977 елның гыйнварында, авылыбызда республикада үрнәк булып саналган яңа мәктәп бинасы кулланылышка тапшырылды. 40 ел элек, 1978 елның 22 апрелендә исә мәктәп каршында Ленин һәйкәле ачылды. Ул бүгенге көндә Тукай районында бердәнбер Ленин һәйкәле булып тора.
55 ел элек, 1963 елның 23 февралендә, мәктәбебездә беренче мәртәбә «Хәрби өйрәнү» («Военное учение») дигән уен узды. Мин аны укучыларны армия хезмәтенә өйрәтү максатыннан үткәрә башладым. Алдагы ике елда бу хәрби уенны Минзәлә районы һәм республика хәрби комиссариатлары район һәм республикага тараттылар. Соңыннан аңа «Аҗаган» («Зарница») исеме бирделәр.
2009 елда авылыбызда әфганчыларның «Гиндукуш» хәрби-патриотик музее ачылды. Ул бүгенге көндә республикада муниципаль дәрәҗәдәге бердәнбер әфганчылар музее булып тора. Авылыбызда төзелгән әфганчылар һәйкәле дә районкүләм һәйкәл буларак санала.
Санап кителгән истәлекле вакыйгалар, ачылган музейлар, төзелгән һәйкәлләр авылыбызның гына түгел, районыбызның да, республикабызның да, милләтебезнең дә горурлыгы булып торалар.
Зөфәр Дәүләтшин, авыл тарихын язучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев