Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Абдул авылында яңа гаилә коручыларның матур гадәтләре бар (фото)

12 декабрьдә Иске Абдул авылында сөенечле вакыйга булды. Динар Мавлявиев үзенең сөеклесе Язилә белән гаилә төзеде. Без аны ихлас күңелебездән матур туй көне белән тәбрик итәбез, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәүләрен телибез. Гаиләләре бар кешегә үрнәк, ныклы булсын иде. Кызганычка каршы, хәзер авылда гаилә коручылар бик сирәк. Шуңа күрә бу...

12 декабрьдә Иске Абдул авылында сөенечле вакыйга булды. Динар Мавлявиев үзенең сөеклесе Язилә белән гаилә төзеде. Без аны ихлас күңелебездән матур туй көне белән тәбрик итәбез, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәүләрен телибез. Гаиләләре бар кешегә үрнәк, ныклы булсын иде.

Кызганычка каршы, хәзер авылда гаилә коручылар бик сирәк. Шуңа күрә бу көн авыл өчен зур бер вакыйга булды. Безнең авылда шундый традиция яши, яш гаиләләр һәйкәлләргә чәчәк сала, батырлырны искә ала. Бу традициягә Мавлявиевләр гаиләсе дә тугры калды, дип хәбәр итә безгә Резеда Гарипова. "Якты юл" газетасы редакциясе дә яшь парларга тигез, озын гомерле мәхәббәт тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев