Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иштирәктә – Нәүрүз бәйрәме 

Яз – безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт. 21 март көнне Иштирәк авыл җирлегендә «Хуш киләсең, Нәүрүз!» дигән бәйрәм узды.

Әлеге бәйрәм безгә борынгы бабаларыбыздан күчкән. Урта Идел буенда яшәгән татар халкы кышлар үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән бер мәлендә «Нәүрүз» бәйрәмен билгеләп үткән. Нәүрүз мөбарәк булсын дип, бу көнне өйдән өйгә кереп нәүрүз әйтү һәм бүләк җыю йоласы киң таралган булган. Алар йорт хуҗаларына саулык-иминлек, кырларга бай уңыш, мал-туарга мул үрчем теләгәннәр. Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, бар яктан уңган-булган кызын сайлап, Нәүрүзбикә дип игълан иткәннәр. Бәйрәмдә бер-береңне татлы ризык белән сыйлау төп йолаларның берсе булган.
Иштирәк авылы халкы да әлеге матур гореф-гадәтләребезне саклап, бәйрәмгә килгән кунакларны уртак казанда пешерелгән тәмле пылау, чәй, коймак белән сыйлады. «Йолдызчык» балалар фольклор коллективы, бәйрәм йолалары кушканча, җырлап, биеп, уйнап язны каршы алдылар. Ләкин кышның гына бер дә бирешәсе килмәде...
Бу бәйрәмнең рухи байлыгы турында без онытмасак иде. Нәүрүз тынычлык, дуслык, тигезлек бәйрәме булып калсын һәм гасырларга барсын!

Айза Нургалеева, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе; 
Гүзәл Хадиева, режиссер.

/ Фото Иштирәк мәдәният йортыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев