Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иштирәктә казларны өмә ясап, бергәләшеп эшкәртергә яраталар

Замана алга атласа да, яңа техник мөмкинлекләр барлыкка килсә дә , авылларда әле һаман элекке йолалар сакланып килә. Шул йолаларның берсе ул - каз өмәсе. Казларны озак көннәргә сузып, берүзең дә эшкәртеп бетереп була, әмма безнең авылда өмәләр яраталар. Сезгә җибәрелгән фотосүрәтләрдә, без Рафаиль белән Зәлилә апа Хадиевлар гаиләсендә. Алар...

Замана алга атласа да, яңа техник мөмкинлекләр барлыкка килсә дә , авылларда әле һаман элекке йолалар сакланып килә. Шул йолаларның берсе ул - каз өмәсе. Казларны озак көннәргә сузып, берүзең дә эшкәртеп бетереп була, әмма безнең авылда өмәләр яраталар. Сезгә җибәрелгән фотосүрәтләрдә, без Рафаиль белән Зәлилә апа Хадиевлар гаиләсендә.

Алар турында "булган" гаилә, дип әйтмичә булмый. Сыерын, сарыгын, тавык, казларны алар ел саен ташламыйча, тырышып асрыйлар. Хәзерге заманда мал асрар өчен, тырыш булмасаң, тотынып та торышлы түгел. Бер дигән өч егет үстереп, уңган килен, ике онык бәхетенә куанып яши алар бүгенге көндә. Каз ите белән пешерелгән тары боткасы, каз мае белән майланган коймак, хуҗаларның якты йөзе дә шушы чараларга тартып тора. Үзебез каз чистартабыз, дөнья хәлләрен сөйләшәбез, Рафаиль абый каз аягын чистарта-чистарта берәр шаян хәл сөйли. Сүз белән эш сизелми дә кала. Күрше күләмне шулай бергә җыеп, араларны якынайтучы гадәтләр дәвам итсен, дигән теләктә Иштирәк авылы мәдәният йорты директоры Гөлсинә Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев