Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иштирәктән Яр Чаллыга автобус йөри башлады

Иштирәк авылында яшәүчеләр Яр Чаллыга автобуслар йөрми, шәһәргә кадәр барып җитә алмыйбыз дип мөрәҗәгать иткәннән соң, 18 гыйнварда «Яр Чаллы - Иштирәк» пассажирлар рейсы ачылды. Әлеге маршрут буенча Н. Вәлиуллин шәхси предприятиесе эшли. Ләкин 13 урынлык «Газель» автобусы әле вакытлыча гына бирелә. Сынау вакыты - бер ай. Аның нәтиҗәләре буенча...

Иштирәк авылында яшәүчеләр Яр Чаллыга автобуслар йөрми, шәһәргә кадәр барып җитә алмыйбыз дип мөрәҗәгать иткәннән соң, 18 гыйнварда «Яр Чаллы - Иштирәк» пассажирлар рейсы ачылды. Әлеге маршрут буенча Н. Вәлиуллин шәхси предприятиесе эшли. Ләкин 13 урынлык «Газель» автобусы әле вакытлыча гына бирелә. Сынау вакыты - бер ай. Аның нәтиҗәләре буенча маршрут керемле булса, автобус даими рәвештә йөриячәк. Моның өчен «Газель» ике юнәлештә дә тулы йөрергә тиеш. Пассажирлар күбрәк булса, зуррак автобус биреләчәк. Бу очракта һәр рейста 15-20 кеше булу кирәк. Автобусның йөрү көннәре - дүшәмбе, чәршәмбе, җомга. Иртәнге якта «Газель» Яр Чаллы автостанциясеннән 6 сәгать 50 минутта кузгала, Иштирәктәге тукталыштан сәгать 7.30да кире Чаллыга китә. Көндез Чаллыдан сәгать 13.20дә чыга, аннары Иштирәктән сәгать 14.00дә китә. Сораулар булса, 70-15-13 телефоны буенча районның төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев