Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иртәгә Тукай районында Мәгариф һәм фән министры катнашында муниципаль район Советы сессиясе узачак

10 февраль көнне Тукай муниципаль районына эш визиты белән ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов килүе көтелә. Сәфәренең башында ул Новотроицкое авылында мәгариф һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә булыр дип планлаштырыла. Аннан Мусабай Завод авыл җирлегендә мәктәп һәм балалар бакчасын капиталь төзекләндерүнең торышын белән танышачак....

10 февраль көнне Тукай муниципаль районына эш визиты белән ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов килүе көтелә.

Сәфәренең башында ул Новотроицкое авылында мәгариф һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә булыр дип планлаштырыла. Аннан Мусабай Завод авыл җирлегендә мәктәп һәм балалар бакчасын капиталь төзекләндерүнең торышын белән танышачак. Программа буенча «Бренд» предприятиесе эшчәнлеге белән дә танышу каралган. Аннан соң Иске Җирекледә балалар бакчасы төзү өчен билгеләнгән урынга бару ниятләнә. Шулай ук район хакимияте бинасында мәгариф оешмаларының кул эшләре, робот техникасы күргәзмәләре оештырылачак, министрны биредә Шилнәбаш мәктәбеннән яшь армиячеләр отряды каршы алачак. Моннан тыш, хакимияттә предприятиеләрдә җитештерелгән товарлардан ярминкә эшләячәк.

Сәфәренең ахырында Энгель Фәттахов район Советының уникенче утырышында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев