Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирешелгән уңышлар да, хәл итәсе мәсьәләләр дә бар

3 сентябрьдә Кнәз мәдәният йортында Шилнәбаш, Новотроицкое авыллары һәм Комсомолец поселогы гражданнарының халык җыены булды. Ул күңелле вакыйга белән башланды - сәхнәгә 44 ел бергә гомер кичерүче Флера белән Гомәр Гайнетдиновларның ишле гаиләсен чакырдылар. Алар 10 бала табып, тәрбияләп үстергәннәр, инде унбер оныклары бар. Район башлыгы Васил Хаҗиев акыллы, эшчән...

Аннары Васил Гариф улы район авылларында көзге кыр эшләренең барышы белән таныштырды, район һәм авыллар тормышындагы мөһим мәсьәләләргә тукталды.

- Авыл хуҗалыгындагы мәшәкатьләр белән бергә, социаль мәсьәләләргә дә игътибар зур, - диде ул. - Мәктәпләр ремонтланды, Сосновый Бор поселогында 80 урынлы балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Юллар төзү, искеләрен төзекләндерү эшләре дәвам итә. Киләсе елда «Татарстан» совхозы поселогы мәдәният йортын ремонтларга ниятләп торабыз. Яңа елга кадәр 29 фатирлы йорт җиткереләчәк. Анда бер баракта яшәүчеләр күчәчәк. Школьная урамында тротуар салырга кирәк. Чыгымлы эш, әлбәттә. Елына 100 метрлап булса да бу ниятне тормышка ашырырга кирәк булыр. Кыскасы, районда, авылларыбызда башкарасы эшләр күп. Шуңа күрә республикада эшләп килә торган барлык программаларга да керергә тырышабыз, - диде район башлыгы.

Авыл җыены үзешчәннәрнең күңелле концерты белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык җыеннары