Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирекле рәвештә дактилоскопик теркәлү үтү ни өчен кирәк?

Тормышта көтелмәгән хәлләр еш килеп чыга. Хәтерне югалтудан, бәхетсезлек очрагы корбаны булудан, документларсыз калудан һәм башка шундый хәлләрдән сакланып калырмын дип беркем дә ышанып әйтә алмый. Дактилоскопик теркәлү үткән булу, ягъни бармак эзләрең теркәлгән булу менә шушындый көтелмәгән хәлләрдә шәхесне ачыклауда ярдәмгә килә дә инде. Ирекле дактилоскопик теркәлү үтүнең максаты...

Тормышта көтелмәгән хәлләр еш килеп чыга. Хәтерне югалтудан, бәхетсезлек очрагы корбаны булудан, документларсыз калудан һәм башка шундый хәлләрдән сакланып калырмын дип беркем дә ышанып әйтә алмый. Дактилоскопик теркәлү үткән булу, ягъни бармак эзләрең теркәлгән булу менә шушындый көтелмәгән хәлләрдә шәхесне ачыклауда ярдәмгә килә дә инде. Ирекле дактилоскопик теркәлү үтүнең максаты да кешенең мәнфәгатьләрен яклауга, аның законлы хокукларын тәэмин итүгә, сәламәтлеген һәм куркынычсызлыгын саклауга юнәлдерелгән.

Бүген дактилоскопик теркәлү үткән һәркемгә документлары бозылган яки югалган очракларда, бәхетсезлеккә юлыкканда, су басу, җир тетрәү кебек табигать бәла-казаларында, янгын, террорчылык актларында, һава, тимер юл һәлакәтләрендә шәхесне ачыклау гарантияләнгән. Бигрәк тә хәтерен югалтучыларга, өлкән яшьтәгеләргә дактилоскопик теркәлүне үтү мөһим.

Дактилоскопик теркәлү үтү сәламәтлеккә бернинди зыян китерми, Конституциядә каралган кеше хокуклары һәм иреге таләпләре кысаларында эшләнә.

Әлеге процедураны үтү өчен ирекле дактилоскопик теркәлү үтү турында гариза, Россия Федерациясе гражданины паспорты, 14 яше тулмаганнарга туу турында таныклык кирәк. Теркәлү үткәннән соң, гражданинга ирекле дәүләт дактилоскопия теркәлүен үтүе турында белешмә бирелә.

Гаризаны электрон вариантта да тапшырырга мөмкин. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында (www.gosuslugi.ru) теркәлгән һәм «Шәхси кабинет» ачылган булу шарт. Теркәлү процедурасын үтеп, порталда үзеңнең «Шәхси кабинет»ыңны булдырганнан соң, дактилоскопик теркәлүгә гариза бирү мөмкинлеге туа. Моның өчен «Шәхси кабинет»та «Органы власти» сылтамасына кереп, «МВД РФ»ны сайлыйбыз. Аннары «Проведение добровольной государственной дактилоскопической регистрации в Российской Федерации» сылтамасына басабыз. Бер тәүлектән соң район полиция бүлегеннән җаваплы хезмәткәр сезнең белән элемтәгә керәчәк.

Әгәр дә сезнең Интернет челтәренә керү мөмкинлеге юк икән, дактилоскопик теркәлү үткәрүне сорап район полиция бүлегендә гариза язарга кирәк булачак. Әлеге хезмәт түләүсез рәвештә башкарыла, дип хәбәр итә район Эчке эшләр бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев