Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ирек Таңы» колхозыннан – Иректаң авылына

1928 елда Казаннан Чаллы кантоны составында бер үрнәк колхоз төзергә дигән күрсәтмә бирелә. Аны Иске Абдул вулысында төзергә планлаштыралар. (1922-1923 елларда вулыс үзәге Останководан Иске Абдулга күчерелгән була.) 

Бу үрнәк колхозны төзү өчен өч кешелек инициатив төркем төзелә. Аның составына вулыс рәисе Гайнулла Зәйнуллин, Хафиз Кәлимуллин һәм Габдрахман Миңнеханов керә.
Иницатив төркем беренче эш итеп колхозның җире кайда буласын һәм төзеләчәк авылның урынын билгели. Элекке Нигас (Снигас) боярының чәчүлек җирләрен һәм печәнлекләрен төзеләчәк колхозга бирергә булалар. Ә авылны Нигас урманы кырында төзергә планлаштыралар.
Теләнче Тамак белән Останково авыллары арасында Снигас дигән бояр яшәгән (аны халык телендә Нигас дип йөрткәннәр). Хәзерге Иректаң кырындагы, Казилегә кадәр территория (урта урман һәм Илүк урманы да керә) Нигас боярыныкы булган. Бу урманны әле хәзер дә күпләр «Нигас урманы» дип йөртә. 
Инициатив төркем икенче эш итеп колхозга керергә теләүчеләрдән гаризалар кабул итә башлый. Ә керергә теләүчеләр күп була.
Иң беренче гаризаны Гата Сафин яза. Аннары Гыйниятулла Шәйдуллин, Гәрәй Зәйнуллин, Салих Әхмәтов, Нәҗип Исламов, Шәрифулла Гарифуллин, Габдрахман Миңнеханов, Хафиз Кәлимуллин, Зәки Шәйхулов, Шакир Сабиров, Каюм Фәйзуллин һ.б.лар кушыла.
Колхозның беренче җыелышы булып, анда колхоз рәисе итеп Габдрахман Миңнеханов (Мерәс авылы кешесе), ә бригадир итеп Хикмәтулла Гайсин сайлана. Колхозга «Ирек Таңы» исеме бирелә. Шулай итеп, 1928 елда «Ирек Таңы» колхозы төзелә. Узган ел бу вакыйгага 90 ел булды.
1928 елда җәй буе тыгыз эш алып барыла: ат дворлары, амбарлар, терлек тораклары төзелә. Күп кенә ирләр Нигас бояры җиренең печәнлек булган өлешен сөреп, кат-кат тырмалап, үлән тамырларыннан чистарталар. «Ирек Таңы» колхозчыларының күпчелеге ат белән авылларына кайтып йөрсә, бер өлеше амбарда тора.
Шулай, эш белән кайнап, 1929 елның язы килеп җитә. Язгы чәчүгә әзерлек башлана. Кирәк бит, март аенда Чаллы кантонына «Фордзон» дигән бер трактор кайта. Аны «Ирек Таңы»на бирәләр. «Фордзон»ны Чаллыдан Гәрәй Зәйнуллин барып ала. Һәм ул беренче тракторчы да була. Гәрәй күп еллар дәвамында тракторчы, трактор бригадасы бригадиры, механик булып эшләде. Дүрт тапкыр Мәскәүдә СССР авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашып, медальләр һәм төрле бүләкләр белән бүләкләнде. Өстәвенә, Саимә апа белән 11 бала тәрбияләп үстерделәр, бүгенге көндә 9ы исән-саулар. 
1929 елның язгы чәчүе уңышлы тәмамлана. Чәчү тәмамлану белән «Ирек Таңы» колхозчылары, авылларындагы өйләрен сүтеп, яңа төзеләчәк авылларына күчереп сала башлыйлар. Үрнәк колхоз буларак, «Ирек Таңы»ның авылын да Нигас урманы кырына, югарыдан караганда урак-чүкеч формасында күренә торган итеп төзиләр. Авылдагы өйләр уракны һәм чүкечнең сабын хәтерләтсә, колхоз кәнсәләре, магазин, амбарлар чүкечне төзиләр. Авылга да «Ирек Таңы» исеме бирелә. Өйләрнең салыну урыннарын билгеләү өчен махсус кеше җибәргәннәр. Авыл халкы аны «землямир» дип йөртә. 1929 елның кышына кадәр биредә 30лап өй салына. Вакытлар узу белән, «Ирек Таңы» колхозын да, авылын да, кыскартып «Иректаң» дип йөртә башладылар. Кайбер тарихи язмаларда Иректаң элекккеге алпавыт утары нигезендә төзелгән дип язалар.
Иректаң бер казык та казылмаган, урман кырына, әле урак формасы ясау өчен шактый агачларны кисеп, яңа урынга салынган.
Мин Иректаң һәм Иске Абдул тарихларын язган чорда (1961-1963 еллар) Иректаңга нигез салучы Хафиз Кәлимуллин, Гәрәй Зәйнуллин, Нәҗип Исламов, Зәки Шәйхулов җир җимертеп эшләп йөрүчеләр иде. Вулыс рәисе Гайнулла Зәйнуллин да исән иде. Шулардан сорашып язган төгәл тарих ул.
Иректаң авылы төзелгән чорда авыл халкының иреккә омтылуы кешеләрнең исемнәрендә дә ачык күренә. Менә 1929 елда Сәхап Авзаловның малае туа. Иректаңда беренче булып дөньяга килгән балага Ирек дип исем кушалар. Ә Сания Гарифуллинаның 1930 елда туган кызына Азия дип исем бирәләр. 
Иректаң колхозы төзегәндә аның тагын бер үзенчәлекле ягы була. СССР күләмендә колхозлар да башта игенчелек юнәлешендә генә төзелгәннәр. Ә менә Иректаң колхозчылары 1929 елдан сыерларын да, сарыкларын да берләштерәләр. Баштагы елларда һәркем үз сыерын үзе сауган, ә бозавын колхозга биргән. Шулай итеп, 3-4 елда колхозның үз сыерлар фермасы барлыкка килгән. 
1937 елда Иректаңда беренче мәктәп ачыла. Беренче укытучы Зөфәр Хәйруллин була. Иректаң мәктәбендә 1945 елдан башлап Нәкыя Шәяхмәтова һәм Гөлсинә Гыйләҗева укыттылар. Шул чорда Иске Абдул мәктәбенә 5 класска Иректаңнан нигезле белемле һәм тәрбияле укучылар килделәр. 
Иректаң колхозы 1959 елда Трактор колхозы (Иске Абдул) белән кушылып, бүгенгәчә бербөтен булып эшләвен дәвам итә.
Мин Иректаң авылының соңгы 70-75 ел дәвамындагы тормышын да, тарихын да күреп беләм. Иректаң халкы гомер-гомергә булдыклы, тырыш, күпләргә үрнәк булды. Алар бервакытта эшсез яшәмәделәр. Минзәлә районы вакытындагы бердәнбер куянчылык фермасы да Иректаң урманында булды. Бер чорда гаилә подрядлары белән терлек асрау башланды. Анда да беренче алынган һәм нәтиҗәле эш күрсәткән Әнвәр Сафин «Москвич» машинасы белән бүләкләнде.
Иректаң халкы үзара ярдәмчел, авылы өчен янып-көеп яшәүчеләр булды. Иректаңда туып-үскән Габделхак Кәримовның улы Рамил Иректаңда мәчет төзетте. Ә узган ел Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл куелды.
Иректаң авылында бүген кемнәр яши соң? Ирләре сугышта һәлак булган кайбер гаиләләр күченеп киттеләр. Тик алар урынына читтән беркем дә күченеп килмәде. Иректаң кешеләренең балалары, оныклары өй салды. Мәсәлән, Гата Сафинның бер улы, дүрт оныгы, Гәрәй Зәйнуллинның ике улы, Нәҗип Исламовның бер улы һәм кызы һәм башкалар үз өйләре белән биредә яшиләр.
Иректаң авылының бүгенгәчә шулай саклануының тагын бер сере бар: СССР хөкүмәте җитәкчесе Хрущев инициативасы белән 1965 елда, авылларны эреләндерәбез дип, кече авылларны тараттылар. Ул бу эшне мәктәпләрдән башлады. 12 укучысы булган Артамановка мәктәбе дә һәм башка кечкенә мәктәпләр дә ябылды. Ә 11 укучысы булган Иректаң мәктәбе ябылмады. Бу күпләрне гаҗәпләндерде. Моның сере – җитәкченең Иректаң авылын тарату зур югалту булуын аңлавы. Кыскасы, урак-чүкеч авылны саклап калды.

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,
авыл тарихын язучы.

Фото Резедә Сафинадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев