Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвалидларны эшкә алучыларга дәүләт йөз мең сум акча бирә

Бүген инвалидларга эш табуы җиңел түгел. Еш кына эш бирүчеләр әлеге категория гражданнарны үзләренә алудан баш тарталар. Аның төп сәбәпләре - артык чыгымнар һәм инвалидлар белән эшләүнең психологик яктан авыр булуы. Район мәшгульлек үзәгенә дә эш сорап ел башыннан 29 инвалид мөрәҗәгать иткән. Үзәкнең җитәкчесе Татьяна Сиврюкның билгеләп үтүенчә, исәпкә...

Бүген инвалидларга эш табуы җиңел түгел. Еш кына эш бирүчеләр әлеге категория гражданнарны үзләренә алудан баш тарталар. Аның төп сәбәпләре - артык чыгымнар һәм инвалидлар белән эшләүнең психологик яктан авыр булуы. Район мәшгульлек үзәгенә дә эш сорап ел башыннан 29 инвалид мөрәҗәгать иткән. Үзәкнең җитәкчесе Татьяна Сиврюкның билгеләп үтүенчә, исәпкә алганда ук белгечләр әлеге категория эшсезләрне аерым контрольгә куялар. Аларга психологик ярдәм күрсәтәләр, социаль адаптация үтәргә булышалар, һөнәргә өйрәтү курсларына яздыруда да өстенлекләр бирелә.

Эш бирүчеләрнең инвалидларны эшкә алганда артык чыгымнардан куркып калуын истә тотып, дәүләт мондый категория гражданнарга эш урыннары булдыру өчен тотылган чыгымнарны субсидияләү программасын гамәлгә ашырган. Ягъни инвалидның эш урынын җиһазлау өчен эш бирүчеләргә акча бирелә. 2010 елда, мәсәлән, мондый төр дәүләт ярдәменең күләме 30 мең сум булса, 2014 елда 100 мең сумга җиткән. Быел шушы программа кысаларында «Кама» агрофирмасында шундый ике эш урыны булдырылган. Бер инвалид анда бухгалтер, икенчесе лаборант булып эшләячәк.
Шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар мәшгульлек үзәге аша квота буенча эшкә урнаштырыла. Хөкүмәт район территориясендә теркәлгән предприятиеләргә квота билгели һәм алар инвалидларны эшкә алырга бурычлы булалар. Әйтергә кирәк, әлеге квотаны эш урыннарын субсидияләү программасы белән дә берләштерергә була. Быел районда квота буенча ике инвалид эшкә урнаштырылган. Алар бүген Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта фураж бирүче һәм савыт-саба юучы булып эшлиләр.
Мәшгульлек үзәге эш бирүчеләрдән дәүләт программаларыннан файдаланырга, гомумән, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең язмышына битараф булмаска чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев