Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Интернат-мәктәп балаларын хәйриячеләр кәрәзле телефоннар белән сөендерделәр (фото)

Бүген Теләнче Тамакның тернәкләндерү интернат-мәктәбендә дә соңгы кыңгырау бәйрәме үтте. Быел биредә барысы 70 бала белем һәм тәрбия алды. Чыгарылыш сыйныфын исә - тугызынчыны барысы 12 бала тәмамлады. «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә балаларны тәбрикләргә һәр елдагыча бу юлы да шәһәр суды рәисе Ринат Гайфетдинов һәм аның ярдәмчесе Рамил Галиуллин килделәр. Шунысы...

Бүген Теләнче Тамакның тернәкләндерү интернат-мәктәбендә дә соңгы кыңгырау бәйрәме үтте. Быел биредә барысы 70 бала белем һәм тәрбия алды. Чыгарылыш сыйныфын исә - тугызынчыны барысы 12 бала тәмамлады.

«Соңгы кыңгырау» бәйрәменә балаларны тәбрикләргә һәр елдагыча бу юлы да шәһәр суды рәисе Ринат Гайфетдинов һәм аның ярдәмчесе Рамил Галиуллин килделәр. Шунысы кызыклы, интернат-мәктәпкә ярдәм итүләрен алар нәкъ менә бүгенге чыгарылыш балалары беренче сыйныфка кергәндә, әле Тукай районы судында эшләгәндә башлаган булганнар. Шул чордан старт алган традиция бүген дә югалмый. Менә ун елга якын инде алар бәйрәмнәрдә балаларны күчтәнәчләре һәм бүләкләре белән сөендерүләрен дәвам итәләр.
Быел шәһәр суды хезмәткәрләре һәм районның Бәтке җирлегендә эшләүче «Камский сапропель» җәмгыяте генераль директоры Илдар Вазыйхов интернат-мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучыларының һәрберсенә кәрәзле телефоннар бүләк иттеләр. «Камский сапропель» җәмгыяте бу йортка булышуын 2010 елдан башлаган иде. Ул вакытта әлеге предприятие интернатка мунча комплексы төзеп биргән иде.
Суд рәисе Ринат Гайфетдинов һәм «Камский сапропель» генераль директоры балаларны бәйрәм белән котладылар, алдагы тормыш сукмакларында уңышлар теләделәр. Әйтергә кирәк, интернатны тәмамлаучыларның инде 6сы үз юлын сайлаган - алар Түбән Камадагы 63нче һөнәр училищесына укырга барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев