Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Интехбанк кертемчеләре иминиятләштерелгән акчаларын ала башлады

12 гыйнвардан банк-агентлар ИнтехБанк кертемчеләренә иминиятләштерелгән акчаларын кайтара башладылар. Аның өчен Саклык Банкы, ВТБ 24 һәм «Ак Барс» банкы билгеләнде. Искә төшерәбез, акчаларны физик затлар кайтаруга хокуклы. Аларга кертемнәренең иминиятләштерелгән өлеше - 1,4 млн сумга кадәре бирелә. Үзенә кайсы банкка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген клиент Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (АСВ) рәсми сайтының...

12 гыйнвардан банк-агентлар ИнтехБанк кертемчеләренә иминиятләштерелгән акчаларын кайтара башладылар. Аның өчен Саклык Банкы, ВТБ 24 һәм «Ак Барс» банкы билгеләнде. Искә төшерәбез, акчаларны физик затлар кайтаруга хокуклы. Аларга кертемнәренең иминиятләштерелгән өлеше - 1,4 млн сумга кадәре бирелә. Үзенә кайсы банкка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген клиент Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (АСВ) рәсми сайтының «Найди свой банк-агент» бүлекчәсенә кереп белә ала.

Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы ИнтехБанкның иминият җаваплылыгын якынча 13,9 млрд сум дип билгеләгән. Моннан тыш, шушы көннәрдә Интехбанкның счетларын өлешчә эшләтеп җибәрү турында да хәбәр булган иде. Кертемчеләргә мораторийдан соң күчерелгән счетларыннан файдалану мөмкинлеге барлыкка килде, дип ачыклык кертте ТР икътисад министры Артём Здунов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев