Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иңнәрдә – еллар, әмма күңелләр һаман яшь әле

Күзкәй авыл җирлегендә быел Өлкәннәр көнен зурлап билгеләп үттеләр. Мәдәният йорты ул көнне, нәкъ менә яшьләр җыелгандай, гөр килеп торды: хәл-әхвәл сорашулар, хатирәләргә уралган сагынышып очрашулар, истәлекле мизгелләрне искә алулар...

Бәйрәм кичәсен авыл җирлеге хезмәткәре Гөлфинә Галиева башлап җибәрде һәм алып барды. Хәерле эш дога белән башлана. Авылның имамы Искәндәр хәзрәт Вәлиуллин Коръән сүрәсен укыды, шигъри юлларга салынган вәгазь сүзләре дә күңелләргә хуш килде. Чәй өстәле янында чәчләренә чал төшкән, бик матур хезмәт һәм тормыш юлы узган, илгә-көнгә намуслы хезмәт итәрдәй балалар үстергән өлкәннәребез балкып утыра. Матур итеп, бәйрәмчә киенгәннәр, йөзләре шат - бүгенге көн, сизелеп тора, алар өчен бик кадерле. Авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев, ветераннар оешмасы җитәкчесе Кәүсәрия Хафизова ветераннарны җылы котлап, авылны үстерүгә зур өлеш керткән, бүген дә аның аумас терәге булып яшәүче өлкәннәргә җылы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Әби-бабайларын истәлекле көн белән котларга балалар килүе үзе бер символик бүләк булды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә концерт программасы әзерләгән иде, кунаклар арасында да җырчылар да, баянчылар да табылды. Өлкәннәр берәм-берәм чыгып җырладылар да, яшьлекләрен искә төшереп, биеделәр дә. Аларны тыңлагач, Күзкәй электән үк җырчылар авылы булган икән, дип уйлап куйдым. Сүз алып сөйләүчеләр, хәтерләрендә сакланган мизгелләрне искә алучылар күп булды. Чыгышлар арасында өлкәннәр, ут өертеп, күмәкләшеп биеп тә алалар. Кыскасы, бәйрәм кунаклары бик күп уңай тәэсирләр алып киттеләр. Матур яшәү өчен эш кенә түгел, бәйрәмнәр дә кирәк кешегә. Авылдашлар аны оештыручыларга, бәйрәмне үткәрүгә, хәер, башка чакларда да матди ярдәм күрсәтеп торган авылыбыз улы Флүр Шәфыйковка, «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Расим Шәйхаттаровка шундый матур бәйрәм бүләк иткән, шулай ук күчтәнәчләре өчен зур рәхмәт әйтеп, тормышыбызда мондый бәйрәмнәр - ешрак, шатлыклы көннәр күбрәк булсын дип таралыштылар. Аллаһы Тәгалә барыбызны да исәнлектән аермасын, ил-көннәребез имин булсын, дип хәбәр итә Күзкәй авылыннан ветеран-журналист Заһидә Нәбиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев