Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инфаркт кына димәгез...

Миокард инфаркты турында ишетмәгән кеше юктыр ул. Әлеге авыру күбрәк кырык-алтмыш яшьтәге ирләрдә күзәтелә. Хатын-кызларда исә ул ике тапкырга кимрәк очрый.

Әлеге авыру йөрәк ишемиясе, атеросклероз, кан басымы булган кешеләрдә барлыкка килә. Шулай ук тәмәке тартучылар, симерүдән, хәрәкәт җитмәүдән интегүчеләргә дә яный. Шунысын да әйтергә кирәк: миокард инфаркты йөрәк ишемиясе авыруының беренче билгесе дә булырга мөмкин. Кызганычка каршы, инфаркт олы яшьтә инвалидлыкка китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора.

Сәбәпләре нинди һәм нәрсә эшләргә?

Йөрәккә барлык туклыклы матдәләрне, кислород белән коронар дип аталучы махсус сосудлар челтәре тәэмин итеп тора. Инфаркт вакытында шундый кан тамырының оешкан кан (тромб) белән ябылуы күзәтелә. Йөрәк мускуллары күзәнәкләренә тыгылган артерия аркылы килгән кислород ун секундка җитәчәк. Йөрәк мускуллары исә 30 минутка кадәр яши әле. Аннары өченче-дүртенче сәгатькә күзәнәкләрдә кире кайтара алмаслык үзгәрешләр башлана, әлеге урындагы йөрәк мускулы үлә.

Инфарктның клиник билгеләре күптөрле булганга, авыруга тиз арада дөрес диагноз кую авырлаша. Шулай да миокард инфаркты дигән диагноз төп өч билге нигезендә куела. Бу:

  • гадәти авырту синдромы;
  • электрокардиограммадагы үзгәрешләр;
  • канның биохимик анализында йөрәк мускуллары күзәнәкләренең җәрәхәтләнүе турында хәбәр итүче үзгәрешләр.

Икеләнгән очракта табиблар авыруны өстәмә тикшерүгә, мәсәлән, миокард некрозы үзәген ачыклаучы радиоизотоп тикшерүгә җибәрәләр.

Шулай да инфаркт вакытында, гадәттә, авыруның түбәндәге билгеләре күзәтелә:

  • күкрәк артында, йөрәк тирәсендә озак вакыт дәвам итүче, кысып, басып торучы авырту. Авырту үзен шулай ук кулда, муенда, аркада яки калак сөягендә белгертергә мөмкин;
  • нитроглицерин сәдәфен капканнан соң да авырту үтми;
  • салкын тир бәреп чыга, тән тиресе агара;
  • аңны җую халәте бар.

Шунысын да онытмаска кирәк: һәр очракта да әлеге билгеләр аерым-ачык күренми. Кеше күкрәк тирәсендә, йөрәкнең эшчәнлегендә берникадәр көйсезлек кенә дә хис итә ала. Кайбер очракларда авырту бөтенләй булмый. Инфарктның гадәти булмаганнары да очрый. Мондый вакытта авыру үзен бары авыр сулыш алу, карын тирәсендәге авырту белән сиздерә.

Һәр минуты кадерле

Инфаркт нәрсә белән куркыныч соң? Вакытында дәваланмаган инфаркт йөрәк эшчәнлегенең җитәрлек булмавына, йөрәкнең ярылуына, шокка, йөрәк ритмының бозылуына һәм башка куркыныч халәтләргә китереп җиткерә ала. Инфаркт белән бәйле катлаулы очраклар кичектергесез медицина ярдәмен таләп итә.

Алда санап үтелгән авыру билгеләрен якын кешеләрдә күзәтү белән шунда ук ашыгыч ярдәм табибларын чакыртырга кирәк. Алар килеп җиткәнче беренче ярдәм күрсәтү мөһим: авыруга уңайлы булырлык итеп аны утыртырга яки яткырырга. Тел астына нитроглицерин яки 30-40 тамчы корвалол эчерергә кирәк.

Инфаркт дигән шик туган кешене табиблар шунда ук больницага алып китәләр. Миокард инфаркты дигән диагноз төгәл куелса, дәвалау стационарның реанимация бүлегендә генә алып барыла. Дәвалау үзенә авыртуны басучы, тромбларны эретүче препаратлар, кан басымын төшерүче һәм әйләнештәге канның күләмен киметүче, йөрәк тибешен киметүче дарулардан файдалануны күздә тота. Стационарда дәваланудан соң, кеше гаять мөһим булган, ярты елга кадәр дәвам итүче реабилитация чоры үтә. Табиб кирәкле, туры килүче терапияне билгели. Кайбер даруларны авыруга гомере буена кулланырга туры киләчәк. Әмма тәмәке тартудан баш тарткан, диета тоткан, табибның бар киңәшләрен үтәгән пациентлар инфаркттан соң да күп еллар сәламәт, тулы тормыш белән яшиләр.

Үзебездән генә тора

Миокард инфарктына карата профилактика ел саен узучы диспансеризациядән һәм йөрәк ишемиясе, югары кан басымы, атеросклероз кебек хроник авыруларны вакытында дөрес дәвалаудан гыйбарәт.

Йөрәк ишемиясе диагнозы булган кешеләрнең коронография юлы белән коронар артерияләрен тикшерү шулай ук нигезле. Махсус юл белән эшләнгән әлеге рентгенда коронар артерияләрнең никадәр кысылуын, атеросклероз бляшкаларының урнашу урыннарын төгәл ачыкларга ярдәм итә. Кирәк дип табылганда кысылган урыннарны кан тамырының эченнән киңәйтәләр. Әлеге процедура коронар ангиопластика дип атала. Моннан тыш коронар артериягә махсус тимер тент та урнаштырылырга мөмкин. Ул кан тамырын ачык килеш тотып торырга ярдәм итә. Аерым очракларда катлаулы операцияләр дә уздырырга туры килә.

Ничек кенә булмасын, үзебезгә сак караш һәм ел саен табиб тикшерүен үтү миокард инфаркты авыруы белән бергә башка сырхауларны кисәтергә, безгә сәламәт булып калырга булышлык итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек