Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Иң яхшы беренче сыйныф мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләре билгеле

2014 елның 1 октябреннән 2015 елның 26 маена кадәр Татарстан Республикасында беренче сыйныф укучылары өчен «Мәдәни көндәлек» дип аталган проект эшләп килде. Район буенча бу проектта 338 беренче сыйныф укучысы катнашты. Уку елы дәвамында мәктәп укучылары китапханәчеләр көче белән оештырылган төрле кызыклы, эчтәлекле мәдәни, әдәби-музыкаль чараларда катнашып, китапханәләрдә, музей һәм...

2014 елның 1 октябреннән 2015 елның 26 маена кадәр Татарстан Республикасында беренче сыйныф укучылары өчен «Мәдәни көндәлек» дип аталган проект эшләп килде. Район буенча бу проектта 338 беренче сыйныф укучысы катнашты. Уку елы дәвамында мәктәп укучылары китапханәчеләр көче белән оештырылган төрле кызыклы, эчтәлекле мәдәни, әдәби-музыкаль чараларда катнашып, китапханәләрдә, музей һәм театрларда, спорт сарайларында, дельфинарийда экскурсиядә булдылар. Балалар катнашкан һәрбер чарада фотосурәткә төшеп, үзләренең фикерләрен көндәлекләренә язып, чиста итеп алып бару өстендә тырышып эшләделәр. Тырышлыклары юкка булмады, һәрбер мәктәптән тулы, чиста итеп алып барган укучыларның көндәлекләре тикшерелеп, җиңүчеләр билгеләнде. «Иң яхшы беренче сыйныф мәдәни көндәлеге» номинациясендә җиңүче - Айнур Галиәкбәров (Мусабай-Завод), призер исеменә Георгий Ниҗәметдинов (Мәләкәс) һәм Алинә Нуриева (Теләнче Тамак) лаек булдылар. «Иң культуралы ата-ана» номинациясендә Алия Хәмидуллина (Мусабай-Завод) җиңү яулады. Аларга Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук актив катнашкан 30 бала да истәлекле бүләкләргә ия булды.

Нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр билгеләнгәннән соң, район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм мәгариф бүлеге оештыруында укучылар Казанга экскурсиягә бардылар. Зоологик ботаника бакчасына бардылар, «Иллюзия музее»ның «көзгеле», «куркыныч», «Өйнең асты өскә», «Алпамша өе» бүлмәләрендә булып, Бауман урамы белән танышып, фотосурәтләргә төшеп, күп кенә мәгълүматлар туплап кайттылар.

Сүз уңаеннан, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, әлеге проектның нәтиҗәлелеген исәпкә алып, 2015-2016 елларда да «Мәдәни көндәлек»нең дәвамы булачак дип белдерде район үзәкләштерелгән китапханәләр системасының баш библиографы Гүзәл Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев