Илсөяр Зарипова Урал якларын моңга күмеп, җиңү яулап кайтты
Моңлы җырчы Илсөяр Зарипова шушы көннәрдә генә Свердловск өлкәсе Екатеринбург шәһәрендә узган «Урал сандугачы» бәйгесендә җиңеп, лауреат исемен яулап кайтты. Сөенечтән балкыган «Энергетик» мәдәният сарае солисткасын очратып, бу күркәм җиңүе белән ихлас тәбрикләдем. Аның турында күптәннән язма эшләргә ниятем бар иде, менә уңайлы форсаты да килеп туды.
Үзенчәлекле тавышлы җырчы Илсөяр Зарипова - завод цехыннан зур сәхнәгә ташкын булып килеп кергән халык таланты. Бүгенге уңышларына урау юллар аша килде ул. Аның җырлавын беренче тапкыр тыңлаганым исемдә. «Энергетик» мәдәният сараенда узган кичәләрнең берсе иде ул. Матур аһәңле, тыйнак моң иясе үзенең җыры белән Чаллы тамашачысының күңелен әсир итте, залда бик озак алкышлар тынмады... Ул үзе дә бу көннәрне рәхмәт хисе һәм җылылык белән искә ала.
- Җырчы, композитор Рубис Зариповның иҗат кичәсе иде. Аның Энҗе Гайфетдинова сүзләренә көйгә салган «Яраталмыйм синнән бүтәнне» җырын башкардым. Кичәне алып барган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева ипләп кенә иңнәремнән килеп кочаклады да: «Менә хәзер син безнеке инде», - диде. Шуннан «Энергетик» сараенда узган чараларга чакыра торган булды. Тора-бара менә шушы зур иҗади коллективның солисткасына әверелдем... Мин Гөлзада Мөхәммәтовнага бик рәхмәтлемен! - ди Илсөяр Зарипова.
Гөлзада Мөхәммәтовна чынлап та халык арасындагы сәләтләрне күрә, аларны, энҗе-мәрҗән бөртекләрен сайлагандай, сәхнәгә чыгарып, яктылык биреп, тамашачыга күрсәтә белә. Дистә еллар сәхнә тоткан алып баручы, оештыручы, сүз остасының үзенең йолдызлар фабрикасы, сәхнә мәктәбе бар... Илсөяр Зарипованың зур сәхнә юлы ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Рубис Зарипов белән иҗади хезмәттәшлектә туган җырлардан башланды. Отставкага чыккач, чит җирләрдән кайтып, туган Татарстаныбызда татар җыр дөньясына чумган җырчы һәм композитор өчен иҗат мәйданы тудыруда да Гөлзада ханымның роле зур булды.
2000нче еллар башы иде. Без, «Якты юл» газетасы журналистлары, бик матур иҗади дуслыкның шаһитләре булдык. Журналист, шагыйрә Рәзинә Насыйбуллина һәм Рубис Зарипов, музыка белгече Роза Тимофеева белән берлектә яңа җырлар язылды. Концертларны караганнан соң андагы чыгышлар турында яңадан куана-куана озаклап сөйләшә идек. Менә шулай матур хыяллар белән иҗат итүчеләр янына Илсөяр Зарипова да килеп кушылды.
- Мине Рубис абый янына туганым Зәлидә Зарипова алып барды. Ә ул, үз чиратында, Роза Тимофеева белән таныштырды. Роза Ивановна исә бер тыңлаудан тавышымны ошатып, миңа музыка дәресләре бирә башлады, - ди Илсөяр Зарипова.
Сәхнәдәге бүгенге уңышларында сәнгатьне ихлас яратучы шушы затларның өлеше зур дип саный җырчы. Ул халыкка шушы авторлар иҗат иткән «Күңелем елый», «Туган як гүзәллеге» җырлары белән танылды. Энҗе Гайфетдинова сүзләренә Рубис Зарипов көйгә салган «Яраталмыйм синнән бүтәнне» җыры визит карточкасына әйләнде. Рәзинә Насыйбуллина белән Рубис Зарипов иҗат иткән «Киек казлар очты, күрдегезме?» җыры да тамашачы мәхәббәтен казанды.
Иҗат - ул яшереп куеп булмый торган татлы да, газаплы да хаста. Моның хаклыгына инану өчен аны үз күңелең аша үткәрергә кирәк. Алдан әйткәнемчә, Илсөяр Зарипова завод цехыннан зур сәхнәгә күтәрелгән җырчы. Балачактан мәктәптә, хорда җырлап, заводта үзешчәннәр смотрларында катнашып, җырдан бер дә аерылмый ул. Уңыш, танылу, гомумән, сәхнәгә чыгу шактый өлгергән чорына туры килде.
Әлмәт районы Тайсуган авылы кызы чор төзелеше кайнаган калага чыгып китеп, дөнья мәшәкатенә чума, гаилә кора, балалар үстерә, заводта эшли.
- Заводтагы һөнәрем күңелемә якын булмаса да, кешедән калмый эшләдем. Планны арттырып үтәп килдем. Тик күңелем генә җырны юксынды. Бер мәлне мин инде сәхнәгә чыгарга соңга калдым дип тә уйладым. Әмма язмыш миңа ярдәм кулы сузардай кешеләр белән очраштырды. Мин аларга бик рәхмәтле! - ди популяр җырчы Илсөяр Зарипова.
Илсөяр Зарипова 2003 елдан бирле үз концертларын куя. Җырларын туплап 8 диск чыгарды. Аның моңлы тавышы барлык татар радио каналларында яңгырый. Бик күп танылган җыр авторлары белән иҗади хезмәттәшлек итә. Шәһәркүләм, республика бәйгеләре җиңүчесе. Менә бу көннәрдә зур, мәртәбәле бәйгедә җиңү яулап, матур тавышы белән Урал якларын моңга күмде. Йөзләгән җырчы катнашкан бәйгедән яңа хыяллар белән кайтты ул.
- Репертуарыма халык җырларын күбрәк кертергә исәплим, бәйгедән соң шундый карарга килдем. Әлеге җыр бәйгесендә «Кошларга» дигән халык җырын, Рәзинә Насыйбуллина белән Рубис Зарипов иҗат иткән «Киек казлар очты, күрдегезме?» һәм Айдар Минһаҗев сүзләренә Рәис Ханнанов язган «Әрәм итмик сөюне» җырларын башкардым. Тамашачы да, жюри да шулкадәр җылы кабул итте. Бу миңа яңа куәт, иҗади ялкын өстәде, - диде җырчы әңгәмәдәшем.
Җырчы сандугачка уңышлар юлдаш булсын!
Инзилә Әхмәтгәрәева,
ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев