Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илдар ясаган тауда рәхәтләнеп шуабыз

Безнең Калмия авылында матур итеп гомер итүче, авылдашларга һәрчак ярдәим кулын сузучы, игелек эшләп яшәүче сокландыргыч гаиләләр яши. Шуларның берсе – Илдар Әхмәтовлар гаиләсе. Алар тормыш иптәше Илсөяр белән бергәләп кибет ачып, авыл халкына хезмәт күрсәтәләр. Халык аларга бик рәхмәтле.

Илдар авылда бик абруйлы, хөрмәтле ир-егет. Аның турында «алтын куллы оста» диләр. Ул бик күпләргә йортлар, коттеджлар төзеп бирде, ярдәм кирәк булса, бу өлкәдә дә көчен кызганмый, булыша, проектлар ясый. Гозер белән килсәләр, авыл бәйрәмнәрендә иганәчелек ярдәме дә күрсәтә.
Илдар менә берничә ел инде кышын үзләренең кибете янында зур итеп тау ясый. Аны һәр көнне карын көрәп, чистартып, сулар сибеп тора. Балалар һәм зурлар да һәр көн тауда шау-гөр килеп рәхәтләнеп шуалар. Балалар белән һәр елны кышкы каникул вакытында яки дәресләрдән соң тау шуу ярышы уздырабыз, иң оста шуучыларга бүләкләр өләшәбез. 

Ләйсирә Сәхибҗанова,
мәдәният йорты директоры.

Фото Ләйсирә Сәхибҗановадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев