Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ильбухтино авылында 1917 ел инкыйлабына багышланган яңа китап әзерләнә

Әле хәзер дә 1917 елгы Февраль революциясе һәм 1917 елның көзендә булган Бөек Октябрь социалистик революциясенең әһәмияте, бүгенге тормышыбыздагы роле турындагы бәхәсләр тынмый. Кемнәрдер аны Россия өчен чып-чын трагедия, илне канкойгыч хаоска китергән гражданнар сугышы, дип саный. Башкалары, киресенчә, инкыйлаб илнең үсеше өчен көчле этәргеч бирде, Беренче бөтендөнья сугышы дәһшәтеннән...

Әле хәзер дә 1917 елгы Февраль революциясе һәм 1917 елның көзендә булган Бөек Октябрь социалистик революциясенең әһәмияте, бүгенге тормышыбыздагы роле турындагы бәхәсләр тынмый. Кемнәрдер аны Россия өчен чып-чын трагедия, илне канкойгыч хаоска китергән гражданнар сугышы, дип саный. Башкалары, киресенчә, инкыйлаб илнең үсеше өчен көчле этәргеч бирде, Беренче бөтендөнья сугышы дәһшәтеннән соң яңадан аяк басуга гына түгел, ә җир йөзенең алдынгыларыннан саналган ныклы дәүләт булып үсеп җитүенә бер сәбәп булды, дип таный. 1917 елгы революция темасы бик күпкырлы, һәм аны бер яктан гына карау зур ялгышлык булыр иде.

Ильбухтино авылы китапханәсендә без шушы темага булган карашларны чагылдырырга тырыштык. Мондый зур эштә безгә үзебезнең төбәк тарихчысы, Кече Шилнә авыл җирлеге депутаты Сергей Морозов ярдәм итте. Ул шул еллардагы авыл, аның халкы турында мәгълүмат җыя. Сергей Владимирович тарафыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга багышланган китап та чыгарылды. Бүгенге көндә исә яңа китап әзерләнә. Ул нәкъ менә революция геройлары турында булачак. Китапханә күргәзмәсенә килгән һәркем шул еллар мохитенә чумды, видеофильм карады. Балалар мастер-класста катнашты, дип хәбәр итә Ильбухтино авылыннан Татьяна Епифанцева.

Фото Ильбухтино авылының клуб хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев