Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Икмәкле җирдә җыр да була

- Ындыр табагына агитбригада килә икән», дигән хәбәрне ишеткәч, күңелгә рәхәт булып китте. Югыйсә, урак башланганнан бирле баш күтәрми өч сменада эшлибез, бергәләшеп чәйләп алудан башка куаныч та юк сыман иде. Алай дисәң дә гөнаһ булыр: игеннәребез каерылып уңды, шөкер, урып-җыю эшләре тоткарлыкларсыз бара, ындыр табагына яңа уңыш ашлыгы төялгән...

- Ындыр табагына агитбригада килә икән», дигән хәбәрне ишеткәч, күңелгә рәхәт булып китте. Югыйсә, урак башланганнан бирле баш күтәрми өч сменада эшлибез, бергәләшеп чәйләп алудан башка куаныч та юк сыман иде. Алай дисәң дә гөнаһ булыр: игеннәребез каерылып уңды, шөкер, урып-җыю эшләре тоткарлыкларсыз бара, ындыр табагына яңа уңыш ашлыгы төялгән машиналар бер-бер артлы кайтып кына тора - эшкәртеп өлгер генә. Башка елларда кырдан ашлык «Ярыш» хуҗалыгының өч ындыр табагына кайта иде, быел бөтен көч Күзкәй ындыр табагына тупланды һәм ашлык өелеп ятмый, кибәсен киптереп, җилгәрәсен җилгәреп дигәндәй, урнаштырып барабыз. Эшче куллар да җитәрлек: укучы балалар, пенсионерлар булыша - эш кайный. Агитбригада килгән көнне дә һәркем үз эш урынында мәш килә иде. Рәхмәт аларга, рәхәтләнеп ял итеп алдык. Осталыкларын гына күр: Данил Зарипов күбәләктәй очып биеп китте, Зилия Шәехова күңелләрне кузгатырлык шигырь сөйләде. Галия Галимҗанова матур җырларын бүләк итте. Гөлназ Галиева белән Нәзилә Сәлахова парлап җырладылар, кызларга кушылып үзебез дә җырладык, дәртле музыка яңгырагач, аруларыбызны онытып, рәхәтләнеп биеп тә алдык. Җыр-биюләр арасында сәнгать җитәкчесе Гөлфия Әхмәтҗанова районда урып-җыюның барышы, икмәк кадере турында сөйләде. Күңелле минутлар бүләк иткәннәре өчен укучы балаларга, аларны әзерләп алып килгән мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәт, - дип хәбәр итте «Ярыш» хуҗалыгының ындыр табагы мөдире Илгизә Нуруллина.


- Халыкта: «Икмәкле җирдә җыр да була», - дигән әйтем бар. Чыннан да, уйлый калсаң икмәктән башка бер генә бәйрәм дә үтми, бер аш өстәле дә аңарсыз узмый. Һәрнәрсәгә ипи баш.

Шуны истә тотып, үткән атнаның чәршәмбесендә Кнәз мәдәният йортының «Объектив» агитбригадасы «Алмаз» хуҗалыгы кырларына чыкты. Халыкны икмәкле итүче игенчеләрнең күңелен җыр-бию белән күрү, аларга шулай хөрмәт күрсәтүдән дә күңеллерәк ни бар? Агитбригада артистлары Тәнзилә Әхмәдиева, Рәзинә Аитова, Татьяна Сторожук төшке аш вакытында комбайнчыларга, кырда эшләүче шоферларга үзләренең иң матур җырларын, шигырьләрен, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Игенчеләребез исә артистларны җылы елмаюлары, дәррәү алкышлары белән бүләкләде. Концерт ахырында алар безгә рәхмәтләрен әйттеләр, комбайннарына, машиналарына утырып, янә басу киңлекләренә киттеләр. Без, Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре исә, икмәк җыюда, аны эшкәртүдә эшләүче кешеләргә сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс гайрәт, уңышлар телибез, - дип хәбәр итте даими хәбәрчебез, Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев