Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ихласлык

Илле ел авыл хуҗалыгы тармагында эшләп  республика икътисадын үстерүгә, ил табынын иң кирәкле азык-төлек белән тәэмин итүгә зур өлеш керткән Галимҗан Сәетҗан улы Зариповның хезмәтен хөкүмәтебез югары бәяли. Ул ТРның һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Яр Чаллы һәм Тукай районының мактаулы гражданины исемен йөртә. Хезмәт ветераны дәүләт бүләкләренә, РФнең «Мактау билгесе» орденына лаек булган шәхес. 

1970 енче елны Галимҗан Сәетҗан улы  Зарипов Казан авыл хуҗалыгы институтының механика, Гобәйдә Садри кызы шул ук югары уку йортының икътисад факультетын тәмамлап «Гигант» совхозына эшкә кайталар. Галимҗан Сәетҗан улы авыл хуҗалыгы машиналары буенча инженер, аннары совхоз директоры урынбасары, Гобәйдә ханым баш икътисадчы урынбасары  булып эшлиләр. Ике яшь белгеч матур гаилә корып, гомер буе бер-берсенә терәк-таяныч булып яшиләр. Шунысын да әйтергә кирәк, Гобәйдә белән Галимҗан Зариповлар хезмәт юлын да бергә үтәләр.  
Ярты гасыр буе авыл хуҗалыгы тармагында намус белән эшләп зур уңышларга ирешкән абруйлы җитәкче Галимҗан Сәетҗан улы Зариповка нинди сыйфатлар хас дигән сорау бирелсә, иң элек, ихласлык дип әйтер идем. Җирлегебездә яшәүче авыл кешеләре белән аралашканда булсынмы, белгечләр, хезмәттәшләре белән эш буенча киңәш-табыш иткәндә булсынмы – ул һәрвакыт ихлас. Аның белән бер чорда эшләгән кешеләр Галимҗан Зариповны җитәкче буларак, эшчеләрнең тормыш-көнкүрешен – яшәешен кайгыртуы,  хезмәт урынында уңайлы шартлар тудыру өчен барлык мөмкинлекләрне файдалануы хакында сокланып сөйлиләр. 
Инженер, колхоз рәисе, совхоз директоры, Тукай районы башлыгының торак-коммуналь хезмәтләр (ЖКХ) буенча киңәшчесе, инвалидлар һәм ветераннар оешмасы рәисе  вазыйфаларын башкарган – бай эш һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган аксакалның төпле киңәшләре файдалы булыр. «Олы дәрәҗәләргә ирешүенә, югары вазифаи урыннар биләвенә карамастан җитәкче кеше һаваланмаса, үзен эре тотмаса халык арасында ихтирам казаначак. Хезмәт коллективында, гаиләдә – кешеләр үзара мөгамәләдә бер-берсенә карата ихлас булганда гына татулык һәм иминлек була. Шул чагында гына эш тә, тормыш та гөрләп бара. Хезмәт ярату, эшне ахырына җиткерү һәм төгәл итеп үтәү – гаиләдә тәрбияләнә. Әти-әни шундый сыйфатларга ия булганда бала аны үзенә өлге итеп ала. Без гаиләдә биш бала үстек. Әти-әниебез кечкенәдән үк безне эшкә өйрәтеп үстерде. Балачактан һәр эшкә җаваплы караш тәрбияләнә икән, ул кеше хезмәтен булсынга дип башкарачак. Һөнәр алган яшь белгечкә коллективта хәерхаһлы кеше дә очраса – уңышка нигез салына. Миңа ике легендар җитәкче белән эшләү насыйп булды – остазлардан уңдым», – дип  кеше тормышында игелекле җитәкченең роле зур булуы хакында искәртә Галимҗан Сәетҗанович. Шул зур бүләкне кабул итеп алганга һәм тормышта куллана белгәнгә эш фронтында остазлары белән бер сафта атлый ул. Абруйлы җитәкчеләр белән кулга-кул тотынып эшләгән, яхшы тәҗрибә туплаган белгечне «Калинин» колхозына председатель итеп куялар. Тырыш хезмәттә үткән чорларны Галимҗан Сәетҗанович сагынып, яратып сөйли.
 – Институт тәмамлап «Гигант» совхозына кайткач инженер, аннары директор урынбасары булып хезмәт куйдым. Эшли-эшли совхоз директоры дәрәҗәсенә җиттем. Хезмәттә ирешкән уңышларымда остазларның да өлеше бар. «Гигант» совхозы директоры, Социалистик Хезмәт Герое Нәҗип Зыятдин улы Зыятдиновтан җитәкчелек итү серләренә төшендем. Әҗмәкәй авылында туып-үскән Зыя Закир улы Закиров – «Алга» колхозы рәисе (аннары «Гигант»   совхозы аңа кушылды) һәм «Гигант» совхозы директоры булып озак еллар намуслы хезмәт куйды. Якташым дөнья бәһасе кеше иде. Яшь, энергияле чагымда уңган-булган җитәкчедән эшкә өйрәндем. Икенче якташым – «Чкалов» исемендәге колхоз рәисе Рафикъ Җамали улы Ямалеев – хуҗалыкчыл, булдыклы булуы белән авыл хуҗалыгы тармагында әйдәп баручы җитәкче булды. Өч җитәкче – «Бүләк» совхозы директоры Самат Закир улы Закиров, «Чкалов» исемендәге колхоз рәисе Рафикъ Ямалеев һәм мин – «Калинин» исемендәге колхоз председателе – ярыша-ярыша эшләдек. Узышу түгел иде ул. Бу ярышу – үзара тәҗрибә алмашу һәм туплау да, дуслык та, яхшы мәгънәсендә конкуренциягә сәләтлелекне үстерү дә иде», – дип Әҗмәкәйдә туып-үскән гаярь ир-егетләрне зур горурлык хисләре белән искә ала.
Галимҗан Сәетҗан улы Зарипов белән сөйләшкәндә бер нәрсәгә игътибар иттем, бер чорда җитәкче вазыйфасын башкарган хезмәттәшләре, остазлары хакында эчке бер җылылык белән сөйли ул. 

  Тырышкан табар, ташка кадак кагар  
Халкыбызның иҗтиһат итүче кешеләргә карата әйтелә торган мәгънәле мәкале Галимҗан Зарипов кебекләргә карата әйтелгән. 
Галимҗан Зариповның булдыклы җитәкче икәнлеген күреп 1982 нче елның мартында «Ворошиловский» совхозына директор итеп куялар. Һәм ул 28 ел буе совхозны җитәкли. 
 «Ворошиловский» совхозы дигән сүзне ишетүгә без иң элек ямь-яшел кыярларны һәм кызарып пешкән помидорларны күз алдына китерәбез. Тыгыз башлы, сусыл кәбестәләр! Аның тәме әле булса тел очында тора. Республикабызда гөрләп эшләгән «Корноуховский», «Весенний», «Ворошиловский» совхозлары һәм «Майский» теплица комбинатында үстерелгән яшелчә бөтен союзга тарала иде. 
– Мин «Ворошиловский» совхозына директор булып эшкә килгәндә теплица 2 гектар җир били иде. Аны башта керосин, аннары солярка белән җылыттык. Ике котельный куеп, беренчеләрдән булып газ керттек. Газлаштырылган теплицабызны 5 гектарга җиткердек. Халыкны эш белән тәэмин иттек – 700 дән артык хезмәткәр сменалы эшләде. Шунысын да әйтергә кирәк, беренчеләрдән булып гаилә подряды да безнең совхозда кертелде. Яшелчәчелек буенча эш тәҗрибәсен өйрәнү өчен Голландиягә бардым. Андагы тәртипкә, яшелчә үстерүчеләрнең хезмәтенә сокланып кайттым. Голландиядә яшелчәчелек буенча гаилә династиясе киң кулланыла икән. Анда өч буын бергә эшли: әти кеше (бабай) белән улы кәбестәне кисә, онык – контейнерга тутыра һәм базага ташый. Голландиядә өйрәнеп кайткан эш ысулы хакында коллектив җыелышта даими рәвештә хезмәткәрләргә сөйләдем, аңлаттым.  Әнә шул рәвешле бездә гаилә подряды барлыкка килде. «Кәбестә үсентесен тавык йомыркасы шикелле йөртәчәксез», – дип колакларына киртләп тә куйдым. Эшләделәр. Бишәр гектар җирдә кәбестә үстереп реализацияләгән гаиләләр булды. Акчаның тәмен сизделәр. Икенче елны эш аеруча үрчемле булды. Икешәр гектар җир алып гаиләм белән үзебез дә кәбестә үстердек. Кызларыбыз ул елларда югары уку йортларына укырга керде – һәммәсенең матур киенәсе килә. Үзләренә кесә акчасы эшләде безнең балалар. «Директор үзе дә безнең белән беррәттән эшли» дип, эшчеләр дә намус белән хезмәт куйды. Ул чорда җир эшкәртү, уңыш үстерү өчен ашлама табу зур проблема иде. Танышлар аша Тольяттидан К-700 белән ашлама ташыдык.  
Совхоз эшчеләре өчен Бәткедә 600 фатир, җитмешләп коттедж  салдык. Марат Бибишев – легендар шәхес. Бу эштә аның ярдәме зур булды. Үзе эштән аз гына бушаган арада, кичләрен Бәткегә килеп төзелеш барышы белән кызыксынып торды. Аңлашып эшләдек. Бәткедә мәчет юк иде. Марат Бибишев архитектордан проектын ясатты да мәчетне салып та куйдык. Мөселманнар сөенде, –  дип сөйли игелекле эшләр башкарган, изге гамәлләр кылган ил агасы.
              Гаиләм – ныклы тылым   
Галимҗан Сәетҗан улы Зарипов ярты гасырдан артык тормыш дәрьясында гаилә корабын «җил-давылдан» саклаучы капитан ролен уңышлы башкаруы белән башкаларга үрнәк булырлык гаилә башлыгы. – Авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән кешенең эш сәгате чикле түгел.  Колхоз рәисе, совхоз директоры булып эшләгәндә көн һәм төн белән исәпләшү булмады. Ял һәм бәйрәм көннәре дә сирәк эләкте. Гаиләдә өч кыз бала үсә. Тормыш иптәшем – институт елларын бергә үткән, «утны-суны бергә кичкән» хатыным – Гобәйдә Садри кызы – таянычым, калканым булды, хәзер дә шулай. Эштә ирешкән уңышларымда аның өлеше әйтеп бетергесез. Балаларга төпле белем бирү белән беррәттән өстәмә белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә зур тырышлык куйды – сәнгать мәктәпләренә йөртте. Өч кызыбыз да югары белем алдылар, гаиләләре бар. Олы кызыбыз Венера белән төпчегебез Диләрә әниләре һөнәрен сайладылар, икесе дә икътисадчы,  Гөлнара – педагог. Алты оныгыбыз бар. Күптән түгел шатлыклы вакыйга булды – иң зур оныгыбыз кияүгә чыкты. Тормышымнан, гомерем буена яратып башкарган эшемнән канәгатьмен. Хөкүмәтебез хезмәтемне бәяләде, – ди бәхетле олыгаю чорын кичерүче Галимҗан Сәетҗанович Зарипов.

/Рөстәм Зәкиев фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев