Якты юл
  • Рус Тат
  • Их, сагынам шул чакларны!

    Балаларыбыз бәләкәй чагында җәйге озын ялларны һәрвакыт гаиләбез белән авылда үткәрдек. Колач җитмәслек ак чыршыдан салынган йортта җәйге эсседә дә һава җиләс, рәхәт. Җәйге өйдә – верандада һава бигрәк тә яхшы: кичләрен ул җиләк-җимеш бакчасыннан таралган хуш исләр белән тула. Күктә ай калыккач, бергәләшеп төнге күкне күзәтергә чыгабыз. Тымызык җәйге төннең хозурлыгы! Йолдызлар яңгыры астында галәм белән серләшәбез. Күпмеләр алдык икән без шундый гаҗәеп дәресләр һәм гомергә истә калырлык матур тәэсирләр!..

    Төнге тынлыкта без күп тапкырлар гаҗәеп матур бер көй ишеттек. Яшелчә бакчасы артында агып яткан инеш ярындагы тал-тирәкләргә кунып сайраучы кошның тавышы бик моңлы, ягымлы иде. Күрәсең, ниндидер сайрар кош өянкеләргә серен сөйли иде. Балалар шул кошның сурәтен күңелләрендә җанландырды һәм ул иҗат җимеше булып кәгазьдә чагылды. Әтиләре балаларга йоклар алдыннан үзе уйлап чыгарган әкиятен сөйли иде. Шаять, бу да эзсез узмагандыр – улларыбызда иҗатка тартылу шулай башланды. Баланың кайчандыр ишеткән, кайдадыр күргән яки китаптан укып тәэсирләнгән нәрсәләр күңелендә яңара. Һәм менә шул манзара иң матур төсләргә кереп яисә әдәби формада, яисә сурәт булып, яисә ноталар булып кәгазьгә төшә. Баланың кечкенә генә хикәясеннән, тырышып ясаган рәсеменнән кыр чәчәкләре, яңа чапкан печәннең хуш исен тойгандай буласың, кошлар җырын ишетәсең. Иҗат җимешен татыган баланың күңеле шатлык белән тула. Билгеле инде, күңеле күтәренке баланың рухи һәм физик сәламәтлеге ныгый, чирләргә каршы тору сәләте арта. Урман-кырлар һәм дә басу-болыннарның яменә, алсуланып аткан таңның матурлыгына, кызарып һәм оялып кына офыкка кереп качкан кояшка, йолдызларның җем-җем килүләренә, чикерткәләр җырына, сандугач сайравына, умарта корт-ларының гөжләвенә, яңгырдан соң яктырып, елмаеп чыккан кояшка, салават күпере балкышына, чәчәкләрнең хуш исенә, әти-әнисенең ягымлы карашына сокланып бала шигырь яки хикәя яза икән, рәсем ясый икән, бу бала иҗади шәхес булып үсәчәк. Шушы матурлыкларны, серлелекне һәм гаҗәеп хәлләрне күрә белүнең зур бәхет булуын бала күңеленә сала белү бурычыбыз һәм, әйтергә кирәк, зур уңышыбыз да. 
    Бала сәламәтлеге турында кайгырту – санитария-гигиена кагыйдәләрен һәм дөрес итеп туклануны кайгырту; спорт белән шөгыльләнү; саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнау; уку һәм физик хезмәт, ялның чиратлаштырылуын тәэмин итү. Әмма балага болар гына җитми әле. Өлкәннәр баланы сәламәт рухлы итеп тәрбияләргә, ягъни аларның физик һәм рухи көчләренең тулы гармониялелеге турында кайгыртырга тиеш. Иҗат итүнең тәмен тою аша килгән шатлык шушы таләпләрне тормышка ашырырга да ярдәм итә. 
    Табигать, чыннан да, кеше тәрбияләүнең бай чыганагы. Композиторлар, рәссамнар, шагыйрьләр, әдипләр, журналистлар, архитекторлар, дизайнерлар, гомумән, иҗат әһелләре һәрвакытта да табигатьтән илһам ала. Җәйге табигать кочагында алган тәэсирләр бала күңелендә мәңгелеккә уелып кала. Елга-күлләргә су коенырга барулар, беренче тапкыр суга кереп чирканчык алулар дисеңме?.. Колач салып йөзеп китүнең бала өчен әйтеп бетергесез шатлык, зур җиңү булуын белсәгез икән! 
    Ата-ана белән бала арасын якынайту өчен табигать кочагында бергәләп физик хезмәт башкару да үзенең яхшы нәтиҗәләрен бирә. Авыл җирендә моның өчен бөтен шартлар да тудырылган. Хәер, шәһәр баласы да авылга кайтмыйча тормый. Каладан салага кайткач бала әби-бабасына, туганнарына ярдәмләшә икән, аның җанына да, тәненә дә ял була. Бергәләшеп эшләү, аннан соң мунча керү, бергәләшеп тәмле ризык ашау зур бәхет түгелмени?! Авыл җирендә печән чабуны да бала өчен поэзиягә әйләндерергә була. Олылар чапкан печәнне бала әйләндереп торсын, кипкән хуш исле үләнне җыеп чүмәлә куярга булышсын. Шигырь язарлык матур манзара бит бу!
    Балалар белән үз-ләре эшкәрткән печән чүмәләсенә кунаклап төнге күкне күзәтү безне никадәр фәлсәфи уйларга этәрә иде! Их, шул чакларны сагынам. Йолдызлар гөмбәзе астында балалар үзләрен галәм белән күзгә-күз очрашкандай хис иттеләр. Алар күңелендә, һичшиксез, астрономия фәненә кагылган сораулар туды. Балаларның теле кыңгырау, чеңләп тора – ява мең сорау. «Төнлә ай, йолдызлар калыккач кояш кая китә? Җир, кояш, ай, йолдызлар каян килеп чыккан? Башка планеталарда яшәеш, тереклек бармы?..» – дигән сорауларга галәмнәрнең күплеген, аларның исәбен бары тик бер Аллаһ кына белүен әйткәч нәни улларыбыз чын-чынлап гаҗәпкә калганнар иде. Галәмнең иксез-чиксез булуын алар һич кенә дә күз алдына китерә алмыйлар иде әле ул вакытта. Балалар үстердек һәм үзебез дә алар белән бергә «үстек» ахрысы. Күп нәрсәләргә өйрәндек. Һәм, кайчак, бераз ялгышкан чакларыбыз да булды бугай. Чөнки ул вакытта әле без Коръәнне – Аллаһ гыйлемен алмаган идек шул. Әмма шунысы хак, үзебез дә белмәстән, аңышмастан табигатьне бала тәрбияләүнең бай чыганагы итеп алганбыз. Бала үстерү – кеше гомеренең иң матур, иң бәхетле чоры икән. Ә бәхетле чакны кем сагынмасын! 
    Улларыбыз китаплардан укыган әкиятләр белән генә чикләнергә теләмәделәр, чөнки аларны күп тапкыр ишеткәннәр бит инде. Әтиләре Йолдыз-малай турында күп серияле әкиятләр уйлап чыгарды. Башка планеталар белән балалар шулай танышты. Шул тәэсирләнүләр сәбәпле, алар әкият яздылар, рәсем ясадылар. Нәкъ галәм шикелле үк, иҗат фантазиясенең дә чиге юк. Әнә шуннан соң улларыбыз астрономия, физика белән кызыксындылар. Аларның бала вакыттагы кызыксынуларының файдасы зур булды дип уйлыйм. 
    ***
    Табигать тәнгә дә, җанга да дәва. Аның белән аралашкан саен балаларда иҗади сәләт ачыла бара. Җәйнең иң матур мәлендә – җиләк чорында балалар белән урманга җәяү йөри идек. Ә урманга бару юлында басу-кырлар җәелгән. Кыр полосалары буйлап барасың да барасың. Хәзер уйлыйм, шул юлны файдалы итеп үтүебезне сизмәгәнбез икән. Беренчедән, саф һавада җәяү йөреп сәламәтлегебезне ныгытканбыз; икенчедән, сабыйларыбыз табигать күренешләренә игътибар биреп күзәтүчәнлекләрен үстергәннәр. Сораулар яудыралар иде. Тук башаклы иген кырлары буйлап барганда балаларга: «Менә, ипекәй шунда үсә ул», – дибез. Шуннан ипекәйнең нинди озын юл үтеп өстәлләргә килүе турында сөйлибез. Җәйге ялыбызда авылда яшәгәндә көн саен мич икмәге сала идем. Колмактан ясалган чүпрәгә куелган камырдан пешкән ипекәйнең хуш исе өйгә генә сыймыйча, урамнарга кадәр тарала. Яңа гына мичтән чыккан, кояштай елмаеп торучы ипекәйләрнең тәмен, баш әйләндергеч хуш исен балалар хәзер дә искә алып сөйлиләр. Үзебез дә сизмәстән балалар аңына ипекәй тәме, аның кадере турында матур шытымнар салганбыз.
    Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Кыр полосаларын яңарту өчен утыртылган яшь нарат, чыршыларга игътибарыбызны юнәлтәбез. Яшь наратларның очларында болан баласыныкы шикелле «мөгезчекләр». «Болары ни-нәрсә, зур агач булганчы ничә ел вакыт кирәк була, бу агачлар ничә ел яши?..» кебегрәк сорауларга җавап биргәндә урманның, агачларның кеше тормышында тоткан урыны турында сөйлибез. Менә шуннан соң балалар Яңа ел бәйрәменә урманнан кисеп алынган чыршы сатып алмавыбызны сорадылар. Ике атна чамасы өйне бизәп утырсын өчен чыршыларны кисүне дөрес дип санамадылар. 
    Бернинди чыгым да, аерым вакыт та таләп ителмәгән шушы кечкенә сәяхәтләр дә бала күңеленә күпме рухи азык биргән, аны белем белән баеткан. Баланың ак энҗедәй чиста күңеленә миһербанлылык, табигатьне аяу кебек матур хисләр уяткан. Димәк, табигать – җанга да, тәнгә дә дәва. 
    Салада, калада үз йорты белән яшәгән балаларда миһербанлылык тәрбияләү өчен шартлар җитәрлек. Мисал өчен, яшь бозауларны, сарык бәтиләрен – бөдрә-көдрәч бәрәннәрне ашату-эчертү эшен балаларга йөкләсәң, алар сөйкемле малкайларны сыйпамас дисеңме?! Әкренләп кенә сабый күңелендә тере җан иясенә карата ярату, аны кайгырту хисе тәрбияләнәчәк. Тере җан ияләренә карата шәфкатьлелек уяначак. Икенче отышлы ягы да бар – бала-чага көче җиткәнчә эш башкара. Хезмәт белән тәрбияләнеп яшәү тәмен тоя һәм тормыш ямен белеп үсә. Олыларның хезмәтенә карата хөрмәт тә әнә шул рәвешле тәрбияләнә. Өченчедән, балалар буш вакытларын трай тибеп уздырмыйча, файдалы һәм кирәкле шөгыль белән үткәрергә өйрәнә. Дүртенчедән, бишенчедән... 
    Бала тәрбиясе. Ни-нәрсә соң ул? «Вакыт юк бит бала тәрбияләргә...» диләр кайберәүләр. Махсус каршыңа утыртып тәрбия сәгатьләре уздырасыңмы, әллә инде бергәләп ашарга әзерләгәндә тормышчан кыйссалар сөйлисеңме, әллә инде мохтаҗ кешегә бергәләшеп ярдәм итәсезме, юлны аркылы чыгарга куркып торган өлкән кешегә булышасызмы, авырып яткан классташының хәлен белергә барасызмы, авылга әби-бабасы янына кайткач күмәкләшеп эш башкарасызмы, кесәсеннән акча картасы җиргә төшеп киткәнне сизми калган кешегә, иелеп алып, аны тапшырасызмы... Бала боларны үз күзләре белән күрсен, сезнең белән бергә шул халәтне кичерсен. Менә шул ул тәрбия. «Балам, ярдәмчел бул, кеше рәнҗетмә, кеше хакына кермә, олыларга хөрмәтле бул...» Әйе, балага болар хакында сүз белән дә әйтү кирәк, хәтта кабат-кабат. Әмма иң яхшы тәрбия – үз үрнәгең. Үрнәкле ата-ана, дәү әти, дәү әни булырга тырышыйк! 

    / Николай Туганов фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: