Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике янгынның берсендә ир мәете табыла

Үткән атна башында районда ике янгын очрагы теркәлгән. Дүшәмбе көнне Бәтке авылында пенсионер әби белән бабайның мунчалары янган. Мунча ягып, юынып чыкканнан соң, бернинди дә хәвеф-хәтәр көтмәгән хуҗалар тыныч күңел белән мунчаны бикләп йортларына кереп китәләр. Әмма озак вакыт үтми мунчадан төтен чыкканын күреп, алар авылдашлары белән бергә янгынны сүндерергә...

Үткән атна башында районда ике янгын очрагы теркәлгән. Дүшәмбе көнне Бәтке авылында пенсионер әби белән бабайның мунчалары янган. Мунча ягып, юынып чыкканнан соң, бернинди дә хәвеф-хәтәр көтмәгән хуҗалар тыныч күңел белән мунчаны бикләп йортларына кереп китәләр. Әмма озак вакыт үтми мунчадан төтен чыкканын күреп, алар авылдашлары белән бергә янгынны сүндерергә тотыналар. Бәхеткә каршы, бер кеше дә зыян күрми. Моннан тыш пенсионерларның милке иминиятләштерелгән була.

Икенче көнне, сишәмбе, Круглое Поле поселогында төзелеп килүче яңа шәхси йортларның берсендә янгыннан соң янган ир кеше мәете табыла. Тикшерү комитеты кушуы буенча янгын сүндерүчеләр фаҗига урынына чыга. Билгесез мәетнең әлеге йорт хуҗаларының дуслары булып чыга. Читтән килеп эшләгән ир, шушы йортта вакытлыча яши торган була. Кызганычка каршы, төзелеп килүче йортта электр чыбыгы төзек булмый күрәсең. Аннан ут чыгып, йортның агач идәннәре яна башлый. Бу вакытта ир кеше исерек булганга, ул әлеге янгында янып үлә, дип хәбәр итте күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән тикшерүчесе Николай Чучалин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев