Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике авылда полиция терәк пунктлары төзелә

Республика программасы кысаларында районда участок вәкаләтлеләре өчен терәк пунктлары төзелеше бара. Төзелүче ике пунктның берсе - Теләнче Тамак авылында, икенчесе «Татарстан» совхозы поселогында урнашкан. Мондый бер пунктны төзү 2 млн 500 мең сумга төшә. Әлеге акча республика бюджетыннан бүлеп бирелә. Программа шартлары буенча, районда төзелүче ике терәк пунктының берсе республика...

Республика программасы кысаларында районда участок вәкаләтлеләре өчен терәк пунктлары төзелеше бара. Төзелүче ике пунктның берсе - Теләнче Тамак авылында, икенчесе «Татарстан» совхозы поселогында урнашкан. Мондый бер пунктны төзү 2 млн 500 мең сумга төшә. Әлеге акча республика бюджетыннан бүлеп бирелә. Программа шартлары буенча, районда төзелүче ике терәк пунктының берсе республика хисабына, икенчесе район бюджеты исәбенә сафка бастырыла. «Әлеге вакытта Теләнче Тамак авылындагы терәк пунктының түбәсен калай белән ябасы, эчке эшләрне башкарасы, коммуникацияләр үткәрәсе калды. «Татарстан» совхозы поселогында исә бүгенге көндә участокның нигезе салынган. Әлеге ике пункт та бер үк төрле итеп эшләнә», - дип хәбәр итте районның капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесе Фәнис Сәетгәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев