Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибарга һәм ихтирамга лаек алар

Һәркемнең сәламәт булып бәхетле, имин тормышта яшисе килә. Ни кызганыч, адәм баласына язмыш дигәнең нәрсә әзерләгәнен берсе дә белми. Кайвакыт шулай җайга салынып уңайлы гына аккан тормыш кинәт челпәрәмә килә дә куя. Ниндидер бәхетсезлек килеп чыгу сәбәпле, кеше инвалидка әйләнә. Менә шул чакларда әлеге тормыш сынавы белән килешү бигрәкләр дә...

Комсомолец поселогының «Браво» күпфункцияле үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле булган авылдашлар өчен «Кеше язмышына битараф булмыйк» дип исемләнгән күркәм чара булып үтте. Кунакларыбыз яңа гына сафка бастырылган үзәк буйлап сәяхәт кылдылар, бүлмәләрен, киенү-бизәнү якларын карап чыктылар, хәтта сәхнә түренә килеп, үзләрен артистлар итеп хис итә алдылар. Соңыннан исә аларны тамашачылар залына чакырдык. Комсомолец поселогының китапханә мөдире Тамара Лобова поселок тарихына багышланган презентация әзерләгән иде. Аеруча да кунакларыбызга авылдашыбыз иҗат иткән авыл гимны ошады. Поселокның инвалидлар советы рәисе Надежда Галицкаяның «Земля Комсомольская» җыры чын мәгънәсендә күңелләрне иркәләде, горурлык хисләре уятты. Аннары исә чарага килгән кунакларны сыйлы чәй табына артына чакырдык. Шул унайдан Комсомолец авыл җирлеге башлыгы Ольга Суровага, безне искиткеч тәмле пирог белән сыйлаган ветераннар советы рәисе Наҗия Вәлиевага рәхмәтләр җиткерәсе килә, дип хәбәр итә Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәге директоры Анна Шәрифҗанова.

Шилнәбаш авылының мәдәният йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Йөрәктән йөрәккә» дип аталган очрашу узды. Авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова җыелганнарга җылы теләкләрен белдерде, уңышлар теләде. Залда авылдашыбыз, тумыштан ук инвалид Розалия Шагиәхмәтованың рәсемнәр күргәзмәсе тәкъдим ителгән иде. Барча кеше әлеге рәсемнәргә карап сокланды, гаҗәпләнүләрен белдерде. Соңыннан исә Шилнәбаш мәктәбенең II, III сыйныф укучылары матур концерт куйдылар. Балалар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, дәртле биюләр башкарды. Виктория Ибраһимова белән Камилла Фазлыева «Stop-people» җырын бүләк итеп алып килгәннәр иде. Айнур Нургалимов барча җыелган кунакларга татарча бию тәкъдим итте. Алып баручы - мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлназ Солтанярова сәхнә түреннән исәнлек-саулык теләде, ә X сыйныф укучысы Анастасия Беспалова О. Цареваның «Посетите деревню» шигырен сөйләп үтте. Үткәрелгән очрашу күмәк чәй эчү белән төгәлләнде, бөтен кеше бик канәгать калды, дип яза Шилнәбаш авылының китапханә мөдире, ветераннар һәм инвалидлар оешмалары җитәкчесе Нурзилә Бариева.

Үткән ялларда Кнәз авыл җирлегендә физик мөмкинлекләре чикле булганнар арасында шахмат-шашка, дартс ярышлары үтте. «Хыялга таба бер адым» дип исемләнгән әлеге чара башында авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, Кнәз авыл җирлегенең инвалидлар оешмасы рәисе Николай Самойлов, ветераннар советы рәисе Александр Волков чыгыш ясадылар. Алар спорт уеннарына старт бирде, уңышлар теләде. Әйтергә кирәк: уен бик киеренке барды, катнашучыларның бөтенесенең дә беренчелеккә чыгасы килде. Нәтиҗәдә, шахмат буенча призерлар рәтендә Наил Шәймиев, Петр Федотов һәм Борис Калинин калдылар. Шашка уеннарында Василий Новокрещеновка тиңнәр булмады. II һәм III урыннарны Зәкәрия Баев белән Суфия Габдуллина бүлеште. Дартс уенында да көчлеләр билгеләнде. Җиңүчеләр Тамара Багаевага, Василий Новокрещеновка һәм Анна Чуйкинага кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучылар да оештыручыларга рәхмәт әйтте, аларны онытмаулары өчен ихлас сөенүләрен белдерделәр.

Спорт уеннарыннан соң физик мөмкинлекләре чикле булган авылдашларыбыз өчен чәй эчү һәм күңелле концерт оештырылды. Үзләренең иң яраткан җырларын бу көнне Рәзинә белән Әхәт Аитовлар, баянчыбыз Сергей Захматов, Татьяна Шитова, Тамара Багаева, Суфия Габдуллина, Рабига Акмалова бүләк иттеләр. Суз уңаеннан, барлык иганәчеләргә олы рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Кешене зурлаган өчен, Ходай үзегезне икеләтә зурласын, дип хәбәр итә Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев