Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар һәм хөрмәт – иң мөһиме

Ел саен 1-10 декабрьдә, инвалидлар ункөнлегендә, сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен бәйрәм чаралары, экскурсияләр оештырыла, спорт ярышлары уздырыла. «Балкыш» сәламәтләндерү лагеренда район күләмендә инвалидларны хөрмәтләү чарасы үтте.

Бәйрәмгә килгән өлкәннәр бер-берсе белән күрешеп, хәл-әхвәл сорашкан арада видео аша районда яшәүче инвалидларның җәмәгать тормышы трансляцияләнде. Район башлыгы Фаил Камаев чарага килгән халыкны бәйрәм белән котлады: «Матур традициябезгә тугры калып, ел саен инвалидлар ункөнлегендә «Балкыш»ка җыелабыз. Мәңгелек кыйм-мәтләр дигән төшенчә бар – кайсы чорда, нинди генә шартларда яшәсәк тә, ул сакланып калырга тиеш. Шуны истә тотыйк: тирәбездәге кешегә кайгы-хәсрәт, чир-сырхау килгән икән, аңа карата битараф калырга тиеш түгелбез, ул безнең өчен дә сынау. Бүгенге очрашу кешене кеше иткән асыл сыйфатны – мохтаҗларга карата мәрхәмәтле булуны раслаучы чара. Авыруларның хәлен белеп, кулдан килгәнчә ярдәм итү максаты белән соңгы елларда районда «Игелек кыл» марафоны оештырыла», – диде ул.
Аннары район башлыгы җәмәгать эшләрендә актив катнашкан биш кешегә: Мәләкәстән Василий Ивановка, Калмаштан Рәйсә Шакировага, Комсомолецтан Надежда Галицкаяга, Яңа Троицкидан Әсхәт Насыйбуллинга, Әҗмәкәйдән Эльмира Маликовага рәхмәт хатлары һәм «ТАССРның 100 еллыгы» медальләре тапшырды. 
Районның ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов ел буена башкарылган эшләргә тукталды. «Районда 3019 кешене берләштергән 26 беренчел инвалидлар оешмасы эшли. Инвалидларның 176сы балалар. Узган ел «Игелек кыл» хәйрия марафонында 1 млн 750 мең 850 сум акча җыелды. Хәйриячеләр 187 мең 969 сумлык кыйммәтле бүләкләр дә тапшырды. Җыелган акчаның һәр тиене мохтаҗларга адреслы ярдәм булып иреште. Бүгенгә шушы хәйрия акчасыннан 47 инвалидка, шул исәптән мөмкинлекләре чикле балаларга, урын өстендә ятучы авыруларга ярдәм күрсәтелде. Ноябрьдә биш инвалидның ярдәм сорап язган гаризасы каралды һәм уңай карар чыгарылды. «Игелек кыл» марафонында җыелган акчаның 1 млн 490 мең 330 сумына инвалидлар өчен әйберләр алынды: 140 мең сумга электрприводлы инвалид коляскасы, 163 мең сумга күпфункцияле (тән тишелүгә каршы матрацы булган) 6 данә карават, 47 мең сумлык матрацлы диван, 35 мең сумлык утыру таянгычы, 11 мең сумга тән тишелүгә каршы һәм массаж ясый торган функцияләре булган 4 матрац, 23 мең сумлык дару, 183 мең сумлык 346 данә азык-төлек җыелмасы, 59 мең сумлык пеленка һәм подгузниклар, 42 мең сумга ноутбук, 23 мең сумга кер юуу машинасы, 3 мең сумга тонометр сатып алынды һәм тиешле кешеләренә тапшырылды. Инвалидларның торак шартларын яхшырту өчен (тәрәзә кую, түбә ябу, су үткәрү, электр кертү, газ белән тәэмин итү, газ котелы кую, җылыткыч панель алу) 219 мең сум акча тотылды. Моннан тыш, авыр чирдән тернәкләндерү өчен (онкология, коронавирус инфекциясе, глаукомадан операция ясату) инвалидларга 321 мең сум акчалата ярдәм күрсәтелде. Гемодиализга йөрткән өчен транспорт чыгымнарына 92 мең сум акча бирелде. Инвалидларны бер елга матбугатка яздыру өчен 102 мең сум акча бүленде. Райондашларыбызның тормыш хәлен яхшыртырга тырышучы миһербанлы җитәкчеләребезгә барлык инвалидлар һәм җирлекләрдәге оешма җитәкчеләре исемен-нән рәхмәт белдерәм», – диде Галимҗан Зарипов. Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, ул инвалидларның җәмәгать тормышында актив катнашуларын ассызыклады: «Җыр-моң яратучылар районда һәм республикада уздырылган мәдәни чараларда теләп катнашалар. Спортны да үз итәләр. Мисал өчен, шашка һәм шахмат, йөзү, өстәл теннисы, дартс, армрестлинг, ату, бочче һәм башка спорт төрләре буенча республикада һәм район буенча үткәрелә торган спорт ярышларында актив катнашып призлы урыннар яулыйлар», – диде. 
Аннары сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы башлангычы белән мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган концертны карый-карый, мул табын артында сыйландылар. Инвалидларга күчтәнәчләр салынган пакетлар бирелде. 

/ Рөстәм Зәкиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев