Игътибар – балалар!
Балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән саклау максатыннан бөтенроссия күләмендә оештырылган "Игътибар - балалар!" акциясенең өченче этабы бара. Ул 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре мәгариф органнары белән берлектә мәктәпләрдә очрашулар, әңгәмәләр үткәрәләр, ата-аналар җыелышларында чыгыш ясыйлар. Акция дәвам иткән көннәрдә юл-патруль хезмәткәрләре машина йөртүчеләрнең тизлек режимын саклауларына,...
Балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән саклау максатыннан бөтенроссия күләмендә оештырылган "Игътибар - балалар!" акциясенең өченче этабы бара. Ул 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре мәгариф органнары белән берлектә мәктәпләрдә очрашулар, әңгәмәләр үткәрәләр, ата-аналар җыелышларында чыгыш ясыйлар.
Акция дәвам иткән көннәрдә юл-патруль хезмәткәрләре машина йөртүчеләрнең тизлек режимын саклауларына, автотранспортта балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәүгә, руль артындагыларның җәяүлеләргә юл бирү-бирмәвенә, шулай ук җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәвенә аеруча игътибар итәчәкләр.
2011 елның тугыз айлык нәтиҗәләре буенча, Татарстан юлларында балалар катнашында 470 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 17 бала үлгән, 485е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Кызганычка каршы, безнең район территориясендә бер үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев