Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ифтар үткәрү – саваплы гамәл

Һәр елны, Рамазан аенда җирлегебездә район ифтары оештырыла. Быел саваплы чара Бакчасарай авылында – Равил Миңнехуҗин биләмәсендә үткәрелде.

Ифтарга йөздән артык кеше чакырулы иде. Күмәк авыз ачу мәҗлесендә: район имаммөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбән, авыл мәчетләре имамнары, мөгаллим һәм мөгаллимәләр, мөслим­мөслимәләр, район башлыгы Фаил Камаев һәм аның урынбасары Рөстәм Закиров, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, җирлегебездә эшләп килүче төрле оешма һәм җитештерү предприятиеләре җитәкчеләре, җаваплы вазыйфа башкаручы хезмәткәрләр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның район ифтарына килүе нур өстенә нур булды.

Район имам­мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбән ифтар мәҗлесенә җыелган мөслим­мөслимәләрне Рамазан шәриф белән тәбрикләде. Шушы изге айның фазыйләтләре, ураза гыйбадәте хакында үтемле вәгазь сөйләде. Аннары Инсаф хәзрәт сүзне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенә, остазына бирде.

Рамазан – мәдрәсә, гыйлем алу мәктәбе ул

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазь­нәсыйхәтен Рамазан шәрифкә багышлады. «Рамазан – мәдрәсә, мәктәп ул. Рамазан – гыйлем алу, үзеңне тәрбияләү чоры. Ураза тотучы кешенең ике шатлыгы бар: беренчесе – фани дөньяда, авыз ачканда булса; икенчесе – Ахирәттә. Без бүген беренче шатлыгыбызны кичерәбез. Аллаһ Тәгалә безгә Рамазанны нигъмәт итеп биргән. Шушы бүләкне кабул итү үзебездән тора. Аллаһ Тәгалә кушканнарны үтәү һәм тыйганнарыннан тыелу, фарыз гыйбадәтләрне шартына китереп үтәү – Җәннәткә бару юлында булу ул.

Җәннәткә керү җиңелме, әллә Җәһәннәмгә керүме? Уйлап карагыз әле: зина юлында йөрү өчен; тәмәке­сигарет тарту; исерткечләр (хәмер, шәраб, сыра эчү); аң­зиһенне томалаучы наркотиклар куллану өчен акча кирәк. Шушы санап киткән яман эш­гамәлләр зур чыгым сорый. Бу – бәндәнең үзе, гаиләсе һәм җәмгыять өчен зур зыян китерә. Акчага сатып алынган хәрам гамәлләр өчен Кыямәт көнендә – Ахирәттә Аллаһ Тәгалә каршында басып җавап тотасы була, бусы ­ беренчедән. Икенчедән, хәрам гамәлләр кылып, акча түләп сәламәтлегеңне какшатасың һәм... аннары акча түләп сырхауханә­хастаханәләрдә дәваланасың. Күп акча түләп, сәламәтлегеңне какшатып хәрам гамәлләр кылу – җиңел юл түгел.

Инде килеп Аллаһ Тәгалә кушканча яшәү рәвешен карагыз. Раббыбыз кушканнарны үтәү һәм тыйганнарыннан тыелу өчен акча тотарга кирәкми. Бусы – беренчедән булса; икенчедән, Раббыбыз әмерен үтәп иманыңны куәтлисең. Бу – ике дөньяда да бәхеткә сәбәпче була. Аллаһ Тәгалә кушканны үтәү өчен бернинди чыгым да кирәкми. Намаз укыган өчен акча түләмисең. Ураза тоткан өчен акча чыгармыйсың. Әле бит сәламәтлегең һәм матди яктан мөмкинлегең булмаса хаҗ гыйбадәте дә фарыз булмый. Шулай ук, финанс ягыннан тиешенчә нисабың булмаса зәкятеңне чыгармыйсың. Аллаһ Тәгалә бәндәгә җиңеллекне тели. Димәк, Җәннәткә керү җиңел һәм ул бушлай. Бары тик Аллаһ кушканча яшәү кирәк.

Аллаһ Тәгалә нигъмәт итеп Рамазан шәрифне бирде. Без ашауэчүдә һәм җенси яктан нәфесне тыябыз. Телне, кул­аякны хәрам гамәлләрдән саклыйбыз. Без – бар яклап та тәрбия мәктәбе узабыз. Билгеләнгән, ягъни тиешле вакытта сәхәр ашыйбыз, ифтар кылабыз. Димәк, пунктуальлеккә – төгәллеккә өйрәнәбез. Бу нәрсәне күрсәтә? Инсанның һәрвакыт шул рәвешле яши алуын дәлилли. Шуңа омтылыйк. Аллаһ Тәгалә разый булган эш­гамәлләр кылып яшик», – диде мөфти хәзрәт.

Район имам­мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбән җирлегебез мәчетләрендә эшләп килүче алты имамга «Шәһадәтнамә» бирү турында игълан итте. Бу дәрәҗәгә лаек булган имамнар «Шәһадәтнамә»не Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан алу бәхетенә ирештеләр.

Аннары имамнар Камил хәзрәт Сәмигуллинга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Төгәл һәм аңлаешлы итеп бирелгән җаваплар – һәммәбезне уйланырга­фикерләргә этәрүче зур дәрес булды.

Коръән хафизлар гаиләсе – милли горурлыгыбыз

Ифтар мәҗлесенә чакырулы кунаклар арасында районыбыз горурлыгы булган гаилә бар иде. Югары Байлар авылында яшәүче Равил Хаҗиев тормыш иптәше белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Ирле­хатынлы Хаҗиевлар – Коръән хафизлар. Аларның өч баласы – ике олы кызлары һәм бер уллары – Коръән хафиз. Унбер яшьлек Коръән хафиз Мөхсин Хаҗиев Коръәннән сүрә­и аятьләр укып күңелләребезне хушландырды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Камил хәзрәт Сәмигуллин Югары Байлар авылында яшәүче Равил Хаҗиев гаилә сенә Тукай р айоны мөхтәсибәте тарафыннан бүләк итеп әзерләнгән сертификат тапшырды.

Район башлыгы Фаил Камаев ифтар мәҗлесенә килгән җәмәгатьне изге ай – Рамазан белән котлады, ураза тотучыларның елдан­ел арта баруын ассызыклады. Район мөхтәсибәте белән кулга­кул тотынып, дустанә шартларда эшләүнең җәмгыять тормышындагы әһәмиятен билгеләп үтте. Шушы матур, эчтәлекле мәҗлесне оештыручыларга рәхмәтен белдерде һәм мөфти хәзрәтнең безнең районны якын итеп килүенә рәхмәтен белдерде.

Район башлыгы Фаил Камаев имам­мөхтәсиб Инсаф хәзрәт Сәүбәнгә игелекле хезмәте өчен «Рәхмәт хаты» тапшырды һәм динебезне үстерү һәм ныгытуда, халыкның рухын баету юлында уңышлар теләде.

Хәйриячелек – саваплы гамәл

«Миңнехуҗина» крестьянфермер хуҗалыгы республикабызда, Россия күләмендә иң эре КФХларының берсе. Терлекчелек тармагында югары уңышларга ирешкән КФХ җитәкчесе Равил Миңнехуҗин хәйрияче буларак абруй казанган җитәкче. Ул юмарт инсан булуы белән данлыклы. Бу мәҗлестә ул аеруча балкып, сөенеп утырды. Кунакларны якты йөз белән каршы алуы, тәһарәтләнү һәм намаз уку өчен шартлар тудыруына мөселманнар аеруча рәхмәтле булды.

Ифтар сые – бәрәкәтле һәм аеруча тәмле була. Берсеннән­берсе тәмле, затлы ризыклар белән нигъмәтләгән Аллаһ Тәгаләгә хәмде­сәнәләр әйтеп, Инсаф хәзрәт Сәүбән ифтар мәҗлесен оештыруда катнашучы барлык инсаннарга рәхмәтен белдерде. Инсаф хәзрәт хәйрияче Равил Миңнехуҗинга мөхтәсибәт исеменнән «Рәхмәт хаты» тапшырды һәм шәмаил бүләк итте. Ул барлык халык исеменнән рәхмәтен җиткереп болай диде: «Рамазанда ураза тотучыны авыз ачтыру – саваплы гамәл. Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: “Кем дә кем ураза тотучыларга авыз ачтырса, аңа әлеге кешеләрнең ураза тоткан савабы булыр, ләкин аларның савабыннан бернәрсә киметелмәс”, – дигән. Равил абый юмарт күңелле инсан булуын тагын бер кат раслады. Аллаһ Тәгалә сезгә, гаиләгезгә хәерлебәрәкәтле гомерләр бирсен. Кылган игелекле эш­гамәлләрегез үзегезгә әҗер­савап булып язылсын. Раббыбыз сезне ике дөнья бәхет­сәгадәтенә ирештерсен», – дип дога кылды.

Авыз ачу мәҗ лесе зур мәгънәләрне үз эченә алган дәрес тә, хәерле­файдалы вәгазь­нәсыйхәт тә, башкарылган эш­гамәлләргә йомгак ясау, ирешелгән уңышларны билгеләп үтү һәм алда торган эшләр хакында киңәшләшү мәҗлесе дә иде. Ифтарны мәгънәви яктан оештыручылар: район имам­мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбән һәм аның урынбасары Рушан Гыйльманов, матди ягын тәэмин итүче хәйрияче Равил Миңнехуҗин дәрәҗәле мәҗлеснең барлык нечкәлекләрен күздә тотып, һәр детален уйлап оештырганнар. Шуңа да без – йөзләгән ифтарчылар үзебезне бер гаилә әгъзалары итеп тойдык.

Район ифтары бик матур үтте. Рамазан шәрифнең бу кичәсе күңелләрдә матур хатирә булып озак еллар сакланыр, ин шәә Аллаһ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев