Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Иң яхшы ишегалды» конкурсында иң уңганнар җиңде

Инде дүртенче ел рәттән Тукай районында, авыл җирлекләрендә яшәүче яшь гаиләләрне ныгыту, авыл ихаталары, ишегалларын чиста һәм матур тоту максатында, «Иң яхшы ишегалды» конкурсы уздырыла. Муниципаль районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә барлыгы өч гаиләдән портфолио кабул ителде. Ул гаиләләр белән без газета укучыларыбызны таныштырып бардык. Конкурсның жюри әгъзалары,...

Инде дүртенче ел рәттән Тукай районында, авыл җирлекләрендә яшәүче яшь гаиләләрне ныгыту, авыл ихаталары, ишегалларын чиста һәм матур тоту максатында, «Иң яхшы ишегалды» конкурсы уздырыла. Муниципаль районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә барлыгы өч гаиләдән портфолио кабул ителде. Ул гаиләләр белән без газета укучыларыбызны таныштырып бардык.

Конкурсның жюри әгъзалары, портфолиолар белән танышканнан соң, һәр ихатаны үзләре дә карап чыкты. Һәм җиңүче дип, Иске Җирекле авылыннан Илдар белән Лилия Кадыйровлар гаиләсе танылды. Борды авылыннан Эльмира белән Александр Клементьевлар, шулай ук Юлия белән Георгий Утяшовлар гаиләләренең ихаталарын да яхшы яктан бәяләделәр. Конкурста катнашкан өч гаилә дә спорт кибетенә акча сертификаты, Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Конкурсны оештыручылар әйткәнчә, әлеге бәйге икенче елга да уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев