Иң олы сөенечебез исән калуыбыз булды
Армиягә алынганчы дус малайлары Марсельгә әллә шаяртып, әллә үртәп: «Әфганга эләгәсең син», - дип әйтә торган булалар. Шаярулары чынга аша - Сәмәкәй авылы егете Марсель Ситдыйковка чыннан да Әфганстандагы хәрби бәрелешләрне кичәргә туры килә.
1987 елның маенда солдат хезмәтенә чакырыла ул. Иптәш малайлары белән шаяруын шаяралар, ләкин үзе Әфган җиренә эләгермен дип күз алдына китерми ул чакта. 14 майда Тукай районыннан алар бишәү юлга кузгала. Егетләр «Татарстан» совхозы поселогыннан, Бәткедән, Бикләннән һәм Теләнче Тамактан була. Марсельне Казаннан Пензага җибәрәләр. Озак та үтми, солдатларны, вагоннарга утыртып, җылы якка озата башлыйлар. Марсельнең вагоны Ашхабадта туктала. Май аеннан ноябрьгә кадәр аларның часте шушы шәһәрдә яшәп, өйрәнүләр үтә. «Әфганга эләгәсен шул вакытта - учебкага килгәч аңладык. Сезгә туры юл - Әфганстанга, дип әйттеләр өлкәнрәкләр. Куркумы? Юк, булмады. Әлбәттә, борчылучылар бар иде. Әти-әниләре килеп, кайбер егетләрне башка частьларга да күчерделәр», - дип искә ала бүген Марсель ул елларны.
Полк Әфганстанның Шинданд дигән шәһәренә килеп төшә. Палаткалар корып яши башлыйлар. Башта егетләр бик авыр ияләшә, йокылары йокы булмый. «Әфган җиренә кергән көнне ачык хәтерлим. Бертуктамый ата башладылар. Без, яшь солдатлар, тиз генә җиргә сузылып яттык. Дембельләр бездән көлгәннәр дә иде әле ул чакта», - дип искә ала Марсель. Аларның взводы тауга заставага йөри торган була, төннәрен постта торалар. Дошман белән йөзгә-йөз бәрелешмиләр анысы, ләкин атышларга еш эләгәләр. Снайпер атып, биек таудан Олег исемле малайның егылып төшкәнен, бөтен сөякләре сынып беткәнен бик яхшы хәтерли Марсель. «Пуля астында да йөрдек, хезмәттәшләрнең үлемнәрен дә күрдек. Әлбәттә, Әфган җиреннән чыкканда иң олы сөенечебез исән калуыбыз иде», - дип сөйли бүген сугыш хәрәкәтләре ветераны.
Ноябрьдән август аена кадәр Шиндандта хезмәт итә Марсель. Бөерләре авыртып, госпитальгә эләгә. Ташкентта госпитальдә ята, аннары Сахалинга җибәрәләр. Армия хезмәтен шунда дәвам итә. 1989 елның апрель аенда, хезмәтен тәмамлап, кайтыр юлга кузгала. Туган йортына аяк баскан 18 апрель көне аерата исендә Марсельнең.
- Инде кайту мизгелләрен көтә-көтә арыган идем. Армиядә беренче көннәр һәм соңгы көннәр бик озак үтә бит ул. Красноярскидан Владимир Дедур дигән хезмәттәш дустым бар иде. Кайтканда миңа кер дип бик нык чакырды. Кая инде ул кайда да булса туктап тору - тизрәк авылга ашыктым. Хәзер уйлыйм: керәсем калган, әле бүген дә аның белән аралашып торабыз. Башта Түбән Кама шәһәрендә яшәүче апаларга кайттым. Икенче көнне алар белән Сәмәкәйгә кузгалдык. Хәтерлим: бакча артлап кайттык, чөнки урамда кеше белән тукталып сөйләшәсе була, вакыт үтә, ә мин әти-әнием янына ашыгам, андый чакта минуты да көн кебек. Әни картайган иде, нык сизелде, - ди ул.
Әти-әнисенә хатларны яза торган була ул, әмма Монголиядән дип җибәрә. Ләкин улларының Әфганстан җирендә икәнлеге әти-әнисенә барыбер килеп ирешә.
Армиядән кайткач Марсель «Ленар» колхозында механизатор, бригадир булып эшли. 1991 елда укытучы кыз Венера белән танышып, гаилә кора. Бүген дә Сәмәкәй авылында гомер итәләр. Марсель хәзер шәһәргә йөреп эшли. Кызлары Сөмбел бүгенге көндә консерваториядә соңгы елын укый, уллары Булат архитетура-төзелеш институтында белем ала. Булат хәрби хезмәтне үткән инде - диңгез флотына эләккән. «Хәзер солдат хезмәте безнең замандагы кебек түгел, улыбыз белән һәрдаим телефон аша хәбәрләшеп тордык. Ләкин армия барыбыр армия булып кала, ул малайлардан ир кеше тәрбияли», - ди Марсель Вәгыйзь улы.
Ветеранның күкрәген бүген «Рәхмәтле әфган халкыннан» медале, юбилей медальләре, җәмәгать эшләрендә катнашкан өчен бирелгән истәлек медальләре бизи.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев