«Иң матур җырым әле язылмаган», – ди Ринат Гобәйдуллин
Ходай талант дигән илаһи хәзинәне мыскаллап, бик сакланып кына бирә: кемгәдер мул, кемгәдер чеметем генә. 200дән артык җыр, дистәләп спектакльгә көйләр язган композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Шәрип улы Гобәйдуллин бу җәһәттән күкләргә дәгъва белдерә алмый. Киң колачлы сәнгатьпәрвәр популяр көйләр авторы гына түгел, күпме яшь җырчыларны әзерләп, сәхнәгә...
Иҗатка яскынып торган җырчы, баянчы Ринат 1976 елда матур хыяллар белән, кем әйтмешли, яшьләр җыелган җиргә - даны еракларга таралган КамАЗ төзелешенә килә. Чөнки бу төбәк ул елларда бик күп иҗат әһелләрен - язучыларны, җырчыларны, композиторларны, гомумән, иҗатка сусаган яшьләрне магниттай үзенә тарта.
Ринат Гобәйдуллин музыкаль-педагогия училищесын тәмамлаган белгеч буларак, 18нче шәһәр мәктәбенә музыка укытучысы булып урнаша. Һөнәр сайлаганда ук аның нияте балаларда музыкаль зәвык, милләтебезнең җыр сәнгатенә хөрмәтле караш тәрбияләү, талантларны сабый чактан ук ачу, үстерү һәм, шулай итеп, милли мәдәниятебезгә үзеннән лаеклы өлеш кертү була. Әмма, күп тә үтми, аның тирәсенә җырга сусаган яшьләр - төрле төбәкләрдән КамАЗ төзелешенә килгән егетләр-кызлар туплана башлый. Шулай итеп, 29лап яшь җырчыны берләштергән «Сердәш» вокаль ансамбле барлыкка килә. Төзелеш гөрләгән шанлы еллар. Кеше эш белән генә яшимени, күңелгә җыр, милли моң кирәк. Күп тә үтми ансамбль концертлар белән чыгыш ясый башлый һәм бик тиз пропулярлашып та китә.
Ринат Шәрипович торгынлыкны яратмый, концерт номерларын яңартып кына торалар, ә сәхнә дигәндә талымсыз алар. КамАЗ яшьләренең тулай торакларындагы «кызыл почмак»ларында, төзелеш мәйданнарында, яшьләр «пятачок»ларында (нигәдер, татар яшьләре җыела торган кичке уен мәйданнарын шулай дип атыйлар) аларны көтеп алалар. Ансамбльчеләр махсус бригада оештырып, районыбызның кыр станнарында да концертлар биреп, игенчеләрнең күңелләрен күтәреп кайталар. «Елына 400-600гә кадәр концерт куя торган идек», - дип искә ала Ринат абый ул елларны. Әле шуның өстенә татар-башкортның иҗат көчләрен якынайту буенча «Дуслык күпере» фестивален үткәрүне, 20 ел буе «Татар җыры» конкурсын уздыруны башлап йөрүче дә Ринат Шәрипович була.
- Ринат абый, Сез менә дигән музыка укытучысы, оста оештыручы, ни өчен көйләр яза башладыгыз? - дип сораганым булды аннан. Минем дә остазым бит ул, сәләтен, талантын яхшы беләм. Ә ул миңа:
- Чыннан да, ниятем балаларга музыкаль белем бирү, милли музыка дөньясына лаеклы алмаш үстерү иде. Күрәм, матур тавышлы, талантлы җырчылар күп, республика авылларыннан талантлы яшьләр килде бит, ә җыр сайлый башласаң, репертуар ярлы. Аннары булган җырларда да кайнап торган яшьлек шәһәренең йөрәк тибеше чагылмый, яңалык, дәртле, ярсу хисләр кирәк. Көй язып карарга булдым, - диде.
Һәм беренче көе сәхнәдә яңгырауга, җырны тамашачыларның дәррәү алкышларга күмүен күрүгә аңлый: көй язу аның стихиясе, күңел талпынышы икән бит. Сәхнәгә яшь композитор Ринат Гобәйдуллин көйләре юл яра. Халык сүзләренә язылган «Бир кулыңны гүзәлем», «Күңелеңә авыр алма» (Ә. Гадел сүзләре), «Түзик, без бит кешеләр» (Ф. Шәфигуллин), «Күчмә кошлар» (Н. Абдуллина) һәм башка бик күп җырлары төрле сәхнәләрдә яңгырый. Кайда гына булмасын, җырлары яратып кабул ителә, киң тарала.
Ринат Шәрипович иҗатының тагын бер ягына игътибар итәм мин: ул беркайчан да кабатламый, ашыгып көй язмый. Әйтик, аның туган җир, туган авыл турында уннан артык көен беләм мин, аның берсе дә икенчесенә охшамаган. Ул шагыйрь әйтәсе килгән хис-кичерешләрне яңа музыкаль калыпка сала, яңача яңгырата. Бу композиторның таланты турында сөйли, шуңа күрә күп шагыйрьләр аның белән иҗатташлык итә дә.
Ринат Гобәйдуллин Әлмәт, Минзәлә театрлары куйган унлап спектакльгә, «Аңга килү» фильмына көйләр язды. Алар якты милли аһәңле, алардагы хисләр кайнарлыгы, ярсулыгы, сафлыгы һәм драматизмы тыңлаучыларга яшәү дәрте, көрәш рухы өсти.
Язмамда кабат «Сердәш» вокаль ансамбленә кайтасым килә, студент елларымда үзем дә шул коллективның иҗат казанында кайнадым, аны эчтән беләм диясем килә. Тавышы, моңы, җырга хирыс булып та, сәхнә күрмәгән күпме яшьләр җыелды бирегә. Ринат абый сабыр гына, каударланмыйча-кимсетмичә җыр дөньясының серенә төшендерүгә, сәхнә осталыгына өйрәтүгә күпме көч куя иде. Тырышлыгы бушка китмәде - аның шәкертләре бүген төрле сәхнәләрдә чыгыш ясый. Ансамбльгә беренче көннәреннән үк йөргән Габидулла Хөрмәтуллин, Резидә Шәрәфиева, Равил Галиев зур сәхнәләрдә, телевизион тапшыруларда чыгыш ясыйлар, Татарстанның атказанган артистлары дигән исемнәр алдылар. Айгөл белән Ришат Шәйхетдиновлар инде үзләре сольный концертлар бирәләр. Менә боларны бал кортыдай эшчән, туктаусыз эзләнүчән, дустанә аралашучан Ринат абый Гобәйдуллинның иҗат җимешләре дими, ни дисең. Әле хәзер дә аның элекке шәкертләре киңәш сорап Ринат абый янына килә, чөнки көй сайлаганда ул аларның тавыш мөмкинлекләрен белә.
Танылган композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, тагын бик күп шәрәфле бүләкләр иясе Ринат Шәриповичка шушы көннәрдә 65 яшь тула. Шөкер, остаз әле егетләр кебек, матур иҗат планнары белән яши. «Иң матур җырым әле язылмаган», - дип яскынып иҗат итә.
Ринат Гобәйдуллиның бөтен җырлары тупланып чыккан «Чаллы сиреньнәре» күп җырчыларның куен кесәсендә йөри. Димәк, кешеләргә кирәк аның җырлары.
P. S. Остаз быел да 16 майда - үзенең туган көнендә «Энергетик» мәдәният сараенда шәкертләре катнашында зур концерт үткәрә. Ул инде күркәм гадәткә әйләнеп китте.
Ринат Шәрип улына ихлас күңелдән исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иҗади уңышлар теләп калабыз! Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев