Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң истә калган бәйрәм

Бер фоторәсем тарихы

1995 ел. Түбән Суыксу мәктәбендә югары класс уку-чыларының Яңа ел кичәсе бара. Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Хәнифә апа бик бай эчтәлекле сценарий язган, чын күңеленнән бәйрәмнең уңышлы үтүен теләп, тырышып йөри. Миңа, биология укытучысы Гөлсинәгә, математика укытучысы Зөлфирә апага, сценарий буенча, бик аз вакытка гына әбиләр булып киенеп кереп, укучыларга карап: «Без яшь чакта мондый идек, без болай итә идек», – дип сөйләнеп утырырга кушты. Физика укытучысы, мәрхүм тормыш иптәшем: «Кайларда йөрисез югалып, һаман кайтмыйсыз», – дип, безне куып кайтарырга тиеш иде. «Озаклап утырмагыз, кичә алдан әзерләнгән программа буенча бара», – дип кисәтте Хәнифә апа да.
Чыршы янына чыгып утырдык, сценарийда язылганча, яшьлекне искә төшерә башладык. Җитди Зөлфирә апа да, Гөлсинә дә, мин дә рольләребезгә бик тиз кереп киттек, сөйлибез дә сөйлибез. Алып баручылар, безне сөйләшүебездән туктатып торып, концерт номерларын игълан итәләр.
Без укучылар җырлаган, биегән арада, пыш-пыш килеп, алга таба нәрсә сөйләргә икәнлеген уйлашабыз. Бүгенге көн яңалыкларын сөйли башладык. Мәктәп тормышыннан башлап, шәхси тормышыбызга кадәр кереп киттек. Ул вакытта Мәскәүгә барып, идән паласлары, стена коверлары алып кайталар иде. Зөлфирә апа да барган, вагондагы маҗаралар, олы-олы паласларны ничек өйгә чаклы сөйрәп алып кайтулары турында сөйләп китте. Гөлсинә исә төнлә бер коллегабызның каяндыр печән алып кайтып өйгәнен сөйли. Кәҗә асраучы, тавыклар тотучы коллегаларыбыз турында да уенын-чынын кушып сөйлибез. Укытучылар да, ата-аналар да тиз генә безнең янга килеп, кызыклар, яңалыклар сөйләп китәләр.
Без дә кызып киттек. Алып баручы Рузилә безнең янга килеп: «Апалар, Хәнифә апа ачулана, бөтен сценарийны боздылар, чыгып китсеннәр дип әйтә. Кичә программа буенча бармый бит, апалар!» – ди.
Ул чакта да мәктәп шау-гөр килеп яши, олыларның бәйрәмен карарга ата-аналар, авыл халкы күп җыела иде. Безнең чыгыш аларга бигрәк тә ошады. Ләкин бу бит укучылар бәйрәме, Хәнифә апа да ачулана, бабай ролендәге Глүснең дә йодрыгы күренеп киткәли... Ул без кайтырга җыена башлаганда гына керергә тиеш иде. Шулай итеп, бик озаклап сөйләшеп утырып туймасак та, Глүс кереп пыр туздыргач, без чыгып киттек.
Авылда бу кичәне бик озак искә алып сөйләделәр.

Затия Шакирова, пенсиядәге укытучы.
Түбән Суыксу авылы.

/ фото Зәтия Шакировадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев