Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң алдынгы хезмәткәрләр Сабан туенда бүләкләнде

Район Сабантуенда авыл хуҗалыгы алдынгыларын – игенчеләрне, терлекчеләрне, эре җитештерү предприятиеләрендә эшләүчеләрне мәйдан түренә чакырып, аларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаевның рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 

«Иң яхшы авыл хуҗалыгы оешмасы» номинациясендә «Кама» агрофирмасы (җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов); Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе (җитәкчесе Марат Сафин); «Гигант» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (җитәкчесе Риф Имамов); «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе (җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров); «Ирек» җитештерү кооперативы (җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев) бүләкләнделәр.
«Иң яхшы фермер» номинациясендә крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Мөнәвир Шәйхетдиновка рәхмәт хаты тапшырылды.
«Авыл хуҗалыгы җитештерү өлкәсенең иң яхшы ветераны» номинациясендә авыл хуҗалыгы предприятиесендә күп еллар җитәкче булып эшләгән, бүген дә район хакимияте белән тыгыз бәйләнештә эшләүче Галимҗан Зарипов бүләкләнде.
Язгы кыр эшләре вакытында сабан культуралары чәчүне сыйфатлы итеп башкарган һәм югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкән өчен «Чәчү комплекслары белән зур егәрлекле тракторларда эшләүче иң яхшы механизатор» номинациясендә «Кама» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән 2356 эталон гектарда сабан культуралары чәчкән Назил Закиров беренче урынга лаек булды. Аңа район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаевның рәхмәт хаты белән бергә Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевтан да истәлекле бүләк – «Haier» маркалы суыткыч тапшырылды. Шушы ук номинациядә «Тукай азык-төлек корпорациясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән 2345 эталон гектарда сабан культуралары чәчкән Рәис Хөснетдинов; Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесеннән 1210 эталон гектарда сабан культуралары чәчкән Юрий Колузаев; шушы ук хуҗалыктан 995 эталон гектарда сабан культуралары чәчкән Мөнир Насыйров бүләкләнделәр.
«МТЗ-12-21, ДТ-75, Т-4, Т-150, МТЗ-80 маркалы тракторларда, СЗ чәчкече базасындагы чәчү агрегатларында эшләүче иң яхшы механизатор» номинациясендә «Кама» агрофирмасыннан 1292 эталон гектарда сабан культуралары чәчкән Рафил Хәлиуллин бүләкләнде. Ул Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевтан истәлекле бүләккә – «Haier» маркалы суыткычка да ия булды. Шушы ук номинациядә «Р Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән 1186 эталон гектарда сабан культуралары чәчкән Нәзир Хөснетдинов; «Кама» агрофирмасыннан 992 эталон гектарда сабан культуралары чәчкән Мөнәвир Зыятдинов; «Гигант» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән 810 эталон гектарда сабан культуралары чәчкән Флорис Миңнегалиев бүләкләнделәр.
«Җирне чәчү алдыннан эшкәртүче иң яхшы механизатор» номинациясендә «Кама» агрофирмасыннан New Holland-TJ380 тракторында 565 эталон гектарда сөргән җирне, уҗым культуралары һәм күпьеллык үлән мәйданнарын эшкәрткән Ринат Шәйгардановка; «Гигант» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән 522 эталон гектарда К-701 тракторында сөргән җирне культивацияләгән Ленар Димөхәммәтовка; «Р Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән Маккормик Т-215 тракторында 470 эталон гектарда сөргән җирне культивацияләгән Сергей Бобылевка рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Сөт җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән һәм намуслы хезмәтләре өчен «Иң яхшы савымчы» номинациясендә «Р Агро» агрофирмасы савымчысы Гөлнара Хәбирова Фаил Камаевның рәхмәт хатына һәм Наил Мәһдиевтан «Haier» маркалы суыткычка ия булды. Гөлнара Равил кызы 50 баш сыер сава, бер сыерга савымы 7881 килограмм тәшкил итә. 
Район башкарма комитеты җитәкчесенең рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләге «Гигант» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән Елена Гәрәевага (50 баш сыер сава, бер сыерга савымы 7100 килограмм); Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесеннән Галия Хәмитовага (100 баш сыер сава, бер сыерга савымы 7070 килограмм) һәм «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесеннән Дамира Хәмәтдиновага (60 баш сыер сава, бер сыерга савымы 5850 килограмм) тапшырылды. 
Дуңгыз ите җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән һәм намуслы хезмәтләре өчен «Дуңгыз үстерү буенча иң яхшы оператор» номинациясендә «Кама-Бекон» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 5400 баш дуңгыз караучы, тулаем артымы 4060 центнер булган Айнур Әхмәтов Фаил Камаевның рәхмәт хатына һәм Наил Мәһдиевтан «Haier» маркалы суыткычка ия булды. Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр шушы ук номинациядә Ләйлә Шиһаповага (2100 баш дуңгыз карый, тулаем артым 570 центнер); Рәзилә Садыйковага (1500 баш дуңгыз карый, тулаем артым 210 центнер), ясалма орлыкландыру операторы Динар Сәхәбиевка да (1500 баш дуңгыз карый) бирелде.
Кош ите җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән һәм намуслы хезмәтләре өчен «Кошчылыкта иң яхшы оператор» номинациясендә «Чаллы-Бройлер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән Жанна Гаврилюкка (138807 баш кош карый, тулаем артым – 22442 центнер) рәхмәт хаты һәм «Haier» маркалы суыткыч тапшырылды. Әлеге номинациядә рәхмәт хатына һәм бүләккә шушы ук җәмгыятьтән Лилия Шиһабетдинова (118200 баш кош карый, тулаем артым – 19132 центнер); «Тукай нәсел репродукторы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән Айрат Вәлиев (9500 баш кош карый, тулаем артым – 80 центнер); «Яр Чаллы инкубаторы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән Илмира Әхмәтҗанова (42170 баш кош карый, 35 млн 410 мең баш чеби алды) ия булды.
Яшелчәчелектә югары күрсәткечләргә ирешкән һәм намуслы хезмәтләре өчен «Иң яхшы яшелчәче» номинациясендә «Кама» агрофирмасыннан АТМ-7360 тракторында 904 гектарда шикәр чөгендере чәчкән Самат Хәмидуллин; «Р Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән Мөршидә Сабитова (аның җитәкчелегендә 102 гектарда яшелчә утыртылды); «Шилнә» җитештерү кооперативыннан 150 гектарда бәрәңге утырткан Алмаз Йосыпов бүләкләнделәр.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең «Тукай муниципаль районында төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча язгы чаралар үткәрү турында»гы карары нигезендә, районда түбәндәге эшләр башкарылды: авыл җирлекләренең стеллалары, обелисклар һәм һәйкәлләр яңартылды, агачлар һәм чәчәкләр утыртылды, чүплек урыннары чистартылды, юл буйларына утыртылган агачлар тәртипкә китерелде һәм кәүсәләре буялды, зират территорияләрендә өмәләр узды, юл кырыйларындагы үләннәр чабылды, авыллардагы урамнар, чишмәләр, Сабан туе аланнары төзекләндерелде.
Агымдагы елда район территориясендә санитар-экологик торышны яхшырту чараларының комплекслы планын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча иң яхшылары дип табылган җирлекләр дә Сабан туе мәйданында бүләкләнде. Шулай итеп, «Иң яхшы авыл җирлеге» номинациясендә Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Флүр Ихсановка, Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафинага, Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделмановага, Мусабай Завод авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗевага, Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәевка, Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллинага, Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллинага, Калмия авыл җирлеге башлыгы Равил Гариповка, Иске Дөреш авыл җирлеге башлыгы Равис Дусадбековка, Новотроицкое авыл җирлеге башлыгы Рима Волковага район башкарма комитеты җитәкчесенең рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 
Бакчачылык җәмгыятьләре арасында «Иң төзек бакчачылык җәмгыяте» номинациясендә «Орбита-2» кулланучылар җәмгыяте рәисе Николай Полежаевка Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев