Хуҗи авылында мәчет ачылды
Шушы көннәрдә күпләребез олы да, игелекле дә эш нәтиҗәсенең шаһитлары булдылар: Хуҗи авылы уртасында яңа мәчет файдалануга тапшырылды.
Әлеге авыл тарихы өчен бу онытылмаслык вакыйга, чөнки Хуҗи авылында иман йорты революция вакытында ук юкка чыгарылган булган. Моңа кадәр хуҗилылар өчен гыйбадәт кылу урыны булып күрше Теләнче Тамак авылында урнашкан мәчет хезмәт иткән.
Агачтан һәм заманча төзелеш кирәк-яракларыннан төзелгән Аллаһ йорты тирә-якка ямь биреп тора. Иман йорты каршында халыкның бергә җыелуын, кунакларның, күрше-тирә авыллардан килгән имамнарның күплеген чал тарихы булган Хуҗи авылы инде хәтерләмидер дә.
Коръәннең кадерле аятьләре белән башланып киткән тантанада район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, районыбызның имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас, Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов һәм башка хөрмәтле затлар катнашты.
- Әлеге мәчетнең төзелеш әйдаманы булып шушы авылда туып-үскән Сәгыйть Нәҗметдинов йөрде. 2012 елның 5 июлендә мәчет өчен нигез сайланды, күп тә үтмәде, фундамент салып куйдык. Шуннан бирле әлеге мәчетне төзеп, сафка бастыру уйлары белән янып йөрдек. Мөмкинлегеннән килгәнчә, кешеләр акчаларны шушы авылның мулласы Моталлап Ханнановка илтеп бирде. Финанс мөмкинлекләре җитмәгән чорда, авылыбызның кияве Гаяз Җәләев безгә үзенең ярдәм кулын сузды: барлык матди чыгымнарны үз өстенә алды. Аңа авыл халкы исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук мәчет төзелешеннән авыл халкының, биредә туып, хәзер төрле якларда яшәүчеләрнең берсе дә читтә калмады. Кем акчалата ярдәм күрсәтте, кем үз хисабына төзелеш-төзекләндерү эшләре алып барды, кемдер техника белән булышты. Әйтик, мәчет диварларын Хәниф Вәлим-Хамматов өеп бирде, бинаның эчен Сәгыйть үзе эшләде, мәчетнең тышын шушы авыл егетләре тышлашты. Гомумән, күмәкләшеп, әлеге гыйбадәт йортын төзеп бетердек, - диде үзенең чыгышында Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов.
- Бу мәсьәлә миңа күптән тынгылык бирми иде. Булдыра алмаслык эш түгел, оештырырга гына кирәк, дигән фикергә килдем мин. Башлап җибәрергә генә кирәк икән, авыл халкы - яше-карты дәррәү эшкә тотындык. Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Бүген алдыбызда балкып торган мәчет - уртак эшебезнең нәтиҗәсе, - диде Сәгыйть Нәҗметдинов.
- Әлеге эшләремне мин мактау өчен эшләмәдем. Адәм баласында кечкенәдән үк әхлаклылык, итагатьлелек, әдәп, өлкәннәрне хөрмәт итү хисләре тәрбияләүдә мөһим роль уйнаган мәчетне төзү минем өчен намус эшенә әверелде, - диде Гаяз Җәләев.
Калган чыгыш ясаучыларның фикере бер булды: шушы иман йортына халыкның эзе суынмасын, азан әйтелеп, 5 вакыт намаз укылсын, яшьләребез дә дингә тартылсын дигән фикерләр әйтелде.
Районыбызның имам мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас сүзләренә таянсак, мәчеткә йөрү - әлбәттә, фарыз гамәл. «Мәчеткә йөрү - җәннәткә кертә торган ачкыч», - диде ул. Үзенең вәгазендә Җәүдәт хәзрәт мәчет салдыру кебек изге эшне башкарып чыккан Гаяз Җәләевка ихлас рәхмәтен җиткерде, мәчет төзеткән кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәттә йорт салып бирер, дигән хәдис юлларын искәртте.
Ишектәге яшел тасманы кисү хокукы Сәгыйть Нәҗметдиновка, Гаяз Җәләевка һәм Моталлап Ханнановка бирелде. Авыл өлкәннәре һәм мөхтәрәм кунаклар Аллаһ йортына узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев