Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, ветераннар!

10 ноябрь көнне үзен күркәм һәм мактаулы хезмәткә - хокук тәртибен саклауга багышлаучыларны котлыйлар. Әлеге дата озак еллар «Милиция көне» исеме астында бәйрәм ителде, ә 2011 елның мартыннан Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне дип үзгәртелде. Эчке эшләр органнарында хезмәт итү зур җаваплылык һәм куелган максатларга тугрылык, тел тидермәслек әйбәт сыйфатларга...

10 ноябрь көнне үзен күркәм һәм мактаулы хезмәткә - хокук тәртибен саклауга багышлаучыларны котлыйлар. Әлеге дата озак еллар «Милиция көне» исеме астында бәйрәм ителде, ә 2011 елның мартыннан Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне дип үзгәртелде.

Эчке эшләр органнарында хезмәт итү зур җаваплылык һәм куелган максатларга тугрылык, тел тидермәслек әйбәт сыйфатларга һәм һөнәри белемгә ия булуны таләп итә. Сезнең алга Ватанга һәм канунга хезмәт итү бурычы куелган, кешеләр, тормышта килеп туган иң кыен хәлләрдә гаделлек эзләп, нәкъ менә сезгә мөрәҗәгать итәләр.

Бу көнне без гади хезмәткәрләргә һәм офицерларга - җинаятьләрне ачу һәм булдырмау белән шөгыльләнүчеләргә һәм юл инспекторларына, участок вәкаләтлеләренә һәм патрульлек хезмәтендәгеләргә, тикшерүчеләргә һәм шушы тармакта эшләүче башка бик күпләргә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Иңнәрегездә бик зур җаваплылык: районда законлык һәм җәмәгать тәртибен, халыкның иминлеген саклау эше йөкләнгән. Бүгенге катлаулы шартларда әлеге бурычларны үтәү сездән һәрдаим әзерлекле, кыю, тәвәккәл булуыгызны таләп итә. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан барлык райондашлар исеменнән тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, һәммәгезгә дә иминлек, якыннарыгызның аңлавын тоеп яшәвегезне, сәламәтлек, игелекле максатларыгызны тормышка ашыруда уңышлар һәм һөнәри биеклекләрне яулавыгызны телим!

Муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев