Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре!

Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет-шатлык һәм яңа хезмәт үрләренә ирешүегезне телибез. Сез республикабыз авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагындагы иң әһәмиятле урынны алып торучы ветеринария хезмәтен башкарасыз. Хезмәтегез гаять авыр, шул ук вакытта иң кирәкле һәм иң җаваплы. Райондагы малларның сакланышы, йогышлы авыруларга каршы...

Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет-шатлык һәм яңа хезмәт үрләренә ирешүегезне телибез.

Сез республикабыз авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагындагы иң әһәмиятле урынны алып торучы ветеринария хезмәтен башкарасыз. Хезмәтегез гаять авыр, шул ук вакытта иң кирәкле һәм иң җаваплы. Райондагы малларның сакланышы, йогышлы авыруларга каршы торучанлыгы сезнең һөнәри осталыгыгыз, тырышлыгыгыз бәрабәренә тәэмин ителә.

Халык сезне яратып «мал докторлары», «санитарлар» дип йөртә. Чыннан да, авылда яшәп, ихатасында мал тоткан бер генә гаилә дә ветеринария хезмәтеннән башка яши алмый. Терлекләрнең сәламәт булуы, сыйфатлы продукция җитештерелүе - болар барысы да сезнең күзәтү астында. Чөнки өстәлләребезгә сыйфат ягыннан нинди ризык килүе нәкъ менә ветеринария белгечләренең тырышлыгы, үҗәтлеге, һөнәри осталыгы.

Алга таба да халык өчен, авыл өчен бик тә кирәкле хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә нәтиҗәле эшләргә насыйп итсен. Һәммәгезгә дә саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә татулык, бөтенлек, йортларыгызга иминлек, бәрәкәт, рух ныклыгы теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев