Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле тукайлылар!

Барчагызны да Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйм. 1 Май электән үк илебез халкының бердәмлеген, татулыгын чагылдыручы күңелле, якты бәйрәм булып кала. Хезмәт һәммәбезне берләштерә, бер максатка, бер көч булып эшләргә өйрәтә. Районыбыз игенчеләре исә ул көнне елның елында басуда тырыш хезмәт белән каршылый. Быел язның соңга калып килүенә карамастан,...

Барчагызны да Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйм. 1 Май электән үк илебез халкының бердәмлеген, татулыгын чагылдыручы күңелле, якты бәйрәм булып кала. Хезмәт һәммәбезне берләштерә, бер максатка, бер көч булып эшләргә өйрәтә.

Районыбыз игенчеләре исә ул көнне елның елында басуда тырыш хезмәт белән каршылый. Быел язның соңга калып килүенә карамастан, һава шартлары әйбәтләнүгә, кырлар моторлар гөрелтесенә күмелде. Яңа уңышка нигез салына - җиребезгә бәрәкәт иңсен, мул уңыш үстереп алырга язсын. Быелгы ел хәере белән килсен. Барчабызга исәнлек-саулык, йортларыбызга бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет, илгә-көнгә иминлек алып килсен яз бәйрәме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев