Якты юл
  • Рус Тат
  • Хөрмәтле райондашлар, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан сугышчы-интернационалистлар!

    Барыгызны да ихлас күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән котлыйм, исәнлек-саулык, бәхет телим. Ватан сугышы ветераннары, фашист илбасарларыннан туган илебезне саклап калып, Европаны азат итсә, әфганчылар, әтиләр-бабайлар батырлыгын дәвам итеп, интернациональ бурычларын үтәүдә үзләрен аямадылар. Аталар батырлыгы - улларга мирас. Һәм бу батырлык - халкыбызның тынычлыгын саклауда ышанычлы...

    Барыгызны да ихлас күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән котлыйм, исәнлек-саулык, бәхет телим. Ватан сугышы ветераннары, фашист илбасарларыннан туган илебезне саклап калып, Европаны азат итсә, әфганчылар, әтиләр-бабайлар батырлыгын дәвам итеп, интернациональ бурычларын үтәүдә үзләрен аямадылар. Аталар батырлыгы - улларга мирас. Һәм бу батырлык - халкыбызның тынычлыгын саклауда ышанычлы калкан.

    Рәхмәт сезгә, ветераннар, туган ил хакын хаклап яши белүче тынгысыз җаннар. Сезгә хәерле гомер, бәхет телибез, сезнең белән горурланабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: