Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле райондашлар!

Барыгызны да чын күңелдән Бөек Жиңү Көне белән котлыйм. Бу куанычлы, шатлыклы һәм шул ук вакытта сагышлы да бәйрәм халкыбыз өчен ныклык, батырлык һәм чын ватанпәрвәрлек символына әверелде. Киләчәк буыннарның матур, тыныч тормышы өчен гомерләрен биргән әтиләребез һәм бабаларыбызның тиңдәшсез сугышчан батырлыгы - бүген барыбыз өчен дә матур өлге. Илебезне...

Барыгызны да чын күңелдән Бөек Жиңү Көне белән котлыйм. Бу куанычлы, шатлыклы һәм шул ук вакытта сагышлы да бәйрәм халкыбыз өчен ныклык, батырлык һәм чын ватанпәрвәрлек символына әверелде. Киләчәк буыннарның матур, тыныч тормышы өчен гомерләрен биргән әтиләребез һәм бабаларыбызның тиңдәшсез сугышчан батырлыгы - бүген барыбыз өчен дә матур өлге. Илебезне фашист илбасарларыннан азат иткәндә һәлак булган батыр көрәшчеләр, сугыш яраларын җаннарында һәм тәннәрендә йөрткән ветераннарыбыз алдында бүген без баш иеп олы рәхмәтебезне җиткерәбез, батырлык һәм тәвәккәллекләренә сокланабыз. Сезнең алда без чиксез бурычлы. Туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын, йөрәк җылысын тоеп, имин тормышта яшәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев