Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хокук бозу очрагына юлыксаң – битарафлык күрсәтмә

РФның Су турындагы кодексының 6 маддәсе нигезендә, һәр гражданин гомуми кулланудагы су объектларына бушлай керергә һәм шәхси максатларда аннан бушлай файдаланырга хокуклы. Әлеге кагыйдәне бозганда, КоАПның 8.12.1 маддәсе нигезендә, гражданнар 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазифадагы затлар 40 меңнән 50 мең сумга кадәр административ штрафка тартыла. «Атмосфера һавасын саклау...

РФның Су турындагы кодексының 6 маддәсе нигезендә, һәр гражданин гомуми кулланудагы су объектларына бушлай керергә һәм шәхси максатларда аннан бушлай файдаланырга хокуклы.

Әлеге кагыйдәне бозганда, КоАПның 8.12.1 маддәсе нигезендә, гражданнар 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазифадагы затлар 40 меңнән 50 мең сумга кадәр административ штрафка тартыла.

«Атмосфера һавасын саклау турында»гы федераль законның 17 маддәсе нигезендә, һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләр күләме техник нормативлардан югарырак булган транспорт чараларын җитештерү һәм куллану тыела. Зарарлы матдәләр һәм тавыш чыгару күләме нормадан артып киткән автомобильләрне рейска чыгарган җаваплы затлар 500 сумнан 1000 сумга кадәр, гражданнар 500 сум штрафка тартыла.

Бу өлкәләрдә хокук бозу фактларына тап булганда, райондашлар ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә мөрәҗәгать итә алалар. Оешма Яр Чаллы шәһәрендә, Җиңүнең 40 еллыгы урамында, 64нче йортта урнашкан. Шулай ук 8 (8552) 59-36-39 телефонына шалтыратырга була.

«Табигатьнең аеруча саклана торган территорияләре турында»гы федераль законның 15 маддәсе нигезендә, милли парклар территорияләрендә табигый комплексларга, үсемлек һәм хайваннар дөньясына зыян китерердәй эшчәнлек алып бару тыела. Мондый эшчәнлеккә туфракны һәм геологик катламны бозу, объектлар төзү һәм алардан файдалану (милли паркларның яшәешен тәэмин итүче объектлардан кала), агач кисү, гомуми кулланудагы юллардан читкә механик транспорт чараларын кую һәм алар белән хәрәкәт итү керә.

Милли парк режимын бозган өчен КоАПның 8.39 маддәсе гражданнарга 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга - 15 меңнән 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салуны күздә тота. Бу очракларда административ хокук бозу коралы да конфискацияләнергә мөмкин.

«Түбән Кама» милли паркы территориясендә мондый хокук бозуларны күргән райондашлар бу турыда парк җитәкчелегенә (тел.: 8 (85557) 2-71-18) яки хокук саклау органнарына хәбәр итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев