Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Хезмәтем халыкны уйлата, дәртләндерә»

Сәхнә остасы, педагог, җырчы һәм гармунчы, «Гөлнәзирә», «Яшь йөрәкләр», ансамбльләренең сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Сәхим улы Мәүләвиев яңа 2016 елны иҗади эшчәнлегенең 50 еллыгы итеп каршылый.

Шул уңайдан аның иҗат җимешләрен барлап, мәктәп һәм сәхнә сәхифәләрен актарып, кайберләрен укучылар игътибарына тәкъдим итәбез.

- Мин сугыштан соң, аның авыр яралары әле һәр йортта диярлек сыкрап торган, 1947 елның 15 маенда Күктәк-Мирсәет авылында туганмын. Гаиләдә биш баланың - өченчесе. Без өйдән дәррәү кузгалып мәктәпкә чыгып китәбез. Авыл халкы безне Сәхипнекеләр дип йөртә. Энеләремнең наянлыгы миңа да эләгә. Кайчагында мал-туар караганда, үзалдыма көй чыгаргандай, иренне чөмкәйтеп, сызгырып йөрим. Әти шуны күреп кисәтә: «Улым, җил чакырасың, янгын, бәла-каза булмагае. Рәхәтләнеп җырла син. Эшең дә тиз барыр», - ди. Менә шул үгет-киңәше башка сеңеп калган. Печән чапканда да, утын кискәндә дә, мәктәпкә барганда-кайтканда да күңелгә ятышлы җыр көйләре көйләп йөрим. Кайвакыт әтием Сәхип чолан баскычына утырып, хромкасын сузып җибәрә. Мин аңа кушылып җырлыйм. Энем Зөфәр, сеңлем Гөлнәзирә дә күтәреп алалар. Шулай итеп үзешчән гаилә ансамбле барлыкка килә.

Авыл кечкенә булгач, гармунчылар аз иде. Бәйрәм көннәрендә, олы кунак төшкәндә, гармунчы әтиемнең абруе бермә-бер арта. Кайчакта колхоз рәисе белән партком секретаре «Волга» машинасы белән килеп алалар. «Игенче» колхозына республика башлыгы Фикрәт Табеев килгәч, колхоз рәисе Шамил ага Гыймадиев ашыгып әтине кунак мәҗлесенә чакыра һәм әйбәт кенә концерт куюларын хәтерлим. Гармунчы әтием Сабан туйларында, авыл бәйрәмнәрендә катнашса, авылдашларыбызның күңелен күтәреп, ихтирамын яулый иде. Һәрберебез сәнгатькә гашыйк әтиебезнең һөнәрен үзләштерде, мин сәхнәне үз итә башладым. Гәүдәгә кечкенә булсам да, бармакларым гармун телләрендә җитез йөри. «Кара әле, Сәхипнең бу малаен, әтисен уздырып китмәгәе. Бик тә моңлы уйнап җырлый», - дигән мактау сүзләре күңелгә рәхәт өсти. Бер чакны шулай ишегалдында энем Зөфәр белән утын кисәбез. Парторг машина белән килеп җиткән. Кабаланып сөйләшә. «Рәшит энем, Илһам абыең кайткан, колхоз авылларында концерт куясы. Җырлатырга гармунчысы юк. Син тыңла инде», - ди. Бөтен эшемне ташлап, клубка китеп бардым. Кыска гына репетиция ясап, сәхнәгә чыктым.

Илһам абый «Тәфтиләү»не сузып көйләп җибәрде, шыгрым тулы зал тып-тын калып, күз яшьләрен тыя алмый. «Озату», «Туган тел» һәм башка халык җырларын бик яратып башкарды. Концерттан соң кулымны кысып: «Булдырдың, Рәшит энем, сәләтеңне үстерергә тырыш», - дип фатихасын бирде.

1961 елны минем, Бүләк җидееллык мәктәбен тәмамлаган егетнең, хыялы зурдан. Казан консерваториясе каршындагы музыка мәктәбенә керү. Шул максат белән пароходка утырып, Казанга киттем. Юл озын. Пароходта гармун уйнап, җырлап, берничә егет күңел ачып барабыз. Юлчы тамашачылар концерт дип, безгә акча түлиләр. Булачак студент өчен ярап тора. Укырга керүче малайлар арасында нотага салып, көй язучысы да очрады. Әйдә, мин әйтәм, керик әле композитор Нәҗип Җиһанов янына. Уйнап күрсәтсен әле көеңне фортепианосында. Тәвәккәлләп кердек. Ачык каршылады. Сүзебезне тыңлады да, теге егетнең көен уйнап та җибәрде. Композиторның йөзе яктырып китте.

Ноталарны белмәгәч, мине музыка мәктәбенә кабул итмәделәр. Ә теге егет керде. Күңелемдә барыбер җырчы-гармунчы булам дигән теләк көчәйде.

Өйгә кайткач, әти әйтә: «Улым, булмас эш белән йөрмисең микән?». Печән өстендә газетага төреп әбәт китерәләр. Күземә бер белдерү чалынды. «Лениногорск музыка һәм сәнгать педагогия училищесы укучылар кабул итә». Әһә, бу нәкъ минем өчен бит. Шунда 4 ел укып музыка белеме алып чыктым һәм Теләнче Тамак урта мәктәбендә җыр дәресләре алып бардым. Бу дәрескә элек җиңел караш хөкем сөргән, вакыт уздыру дип караганнар. Мин җыр-биюгә беренче көннән үк сәләтле балаларны туплап, югары таләпләр куеп шөгыльләнә башладым. Һәр җырның үзенчәлеген тоеп башкаруны таләп иттем. Күмәк җырлар өйрәндек. 130 балалы хор белән «Туган җирем Татарстан», «Укучылар вальсы», «Бәйрәм бүген» җырларын башкарып, ата-аналарны нык сөендердек. Балалар белән тәм табып эшләүдән тыш, үзешчән сәнгатьтә, халык театры эшендә ихластан булыштым. Халкыбызның матур гореф-гадәтләрен кайтаруда, «Каз өмәсе», «Аулак өй» күренешләрен сәнгатьчә оештыруда күп көч салдык. «Җырлыйк әле» телевидение тапшыруында күп тапкырлар катнаштым. Соңгы елларда Чаллының «Чишмә» милли мәдәниятләр үзәгендә «Гөлнәзирә» башкорт халык ансамбленең сәнгать җитәкчесе булып эшлим. Башкортостанда да, Татарстанда да яхшы беләләр бу коллективны. Татарстан һәм Башкортостан мәдәният министрлыкларның Мактау кәгазьләре халыкның милли мәдәниятен үстерүдәге уңышлы эшебезгә зур бәя.

Шатланып әйтә алам, үзеннән соң лаеклы алмаш әзерләп калдыру - ул иҗат кешесе өчен зур бәхет. Минем тәрбияләгән шәкертләрем дистәләрчә, җырчылары да, гармунчылары да, сәнгатькәрләре дә бар. Шәкертләрем Зөфәр Тимербаев, Фәрит Нуриев, Наил Фәйрушиннарның төрле музыка коралларында уйнап, моңлы итеп, үзләрен гади тотып җырлауларына шатланам. Татарстанның халык артистлары - җырчы, Казан консерваториясе доценты Зөһрә Сәхәбиеваны, Чаллы театры артисты Инсаф Фәхретдиновны да сәнгатькә мәхәббәт уята алуыма сөенәм. Алар мине остазлары дип атыйлар.

Мин баянымны җилкәгә асып, сәхнәгә чыгам. Үзем уйныйм, җыр башлыйм «Бер вакыт кына». Чебен очкан тавыш та юк. Һәр сүзе мәгънәле, фәлсәфи мәгънәсе - без бу дөньяда кунак кына. Халык тирән уйдан кинәт уянгандай гөрләтеп кул чаба. Бу минем өчен иң шатлыклы мизгел. Димәк, минем хезмәтем тамашачы күңеленә ятышлы, яшәү көче өсти, - ди Рәшит әфәнде тормыш һәм иҗат юлын барлап.

Хәмит Мөхәммәтшин язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев