Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Хәтер шәме” акциясе

22 июнь - хәтер һәм кайгы көне уңаеннан ил күләмендә "Хәтер шәме" акциясе уза. Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны, авыр тормыш һәм мәхрүмлекләр корбаннарын искә алу. Бу чарада 7 яшьтән алып 18 яшькәчә укучылар, лагерьларда ял итүчеләр катнаша. Новотроицкое мәктәбендә эшләүче "Балкыш" лагеренда Халыкара хәтер акциясе кысаларында...

22 июнь - хәтер һәм кайгы көне уңаеннан ил күләмендә "Хәтер шәме" акциясе уза. Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны, авыр тормыш һәм мәхрүмлекләр корбаннарын искә алу. Бу чарада 7 яшьтән алып 18 яшькәчә укучылар, лагерьларда ял итүчеләр катнаша. Новотроицкое мәктәбендә эшләүче "Балкыш" лагеренда Халыкара хәтер акциясе кысаларында фронтта һәм тылда һәлак булганнарны искә алу чарасы уза, дип хәбәр итте редакциягә район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре үзәге җитәкчесе Г.Гәрәева. Балалар 22 июнь иртәнге сәгать 4тә һәйкәл янында шәмнәр кабыза. Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала, шәмнәрне өйдә дә кабызырга мөмкин.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция Бљек Ватан сугышы

2
X