Хәбәрсез югалган сугышчы Хәмәт Газизовны туган авылы Әҗмәкәйгә кайтарып күмәчәкләр
"Хәмәт бабамның сугышта үлгәнен белә идем, шулай да моңа әллә ни әһәмият бирми идем. Әбиемнән аның турында ныклап сорашканым да булмады. Еллар үткән, яшь барган саен әби-бабайлар, нәсел-нәсебең турында күбрәк уйлана башлыйсың, анысы... Ә менә көтмәгәндә Смоленск өлкәсендәге эзләнү төркеме сугышчы Хәмәт Газизовны, янында аның шәхесен раслаучы медальон табулары турында...
"Хәмәт бабамның сугышта үлгәнен белә идем, шулай да моңа әллә ни әһәмият бирми идем. Әбиемнән аның турында ныклап сорашканым да булмады. Еллар үткән, яшь барган саен әби-бабайлар, нәсел-нәсебең турында күбрәк уйлана башлыйсың, анысы... Ә менә көтмәгәндә Смоленск өлкәсендәге эзләнү төркеме сугышчы Хәмәт Газизовны, янында аның шәхесен раслаучы медальон табулары турында хәбәр иткәч, йөрәгем урынынан купкандай булды", - дип, дулкынланып сөйли Тукай районы Кече Шилнә авылында яшәүче Әлфия Гарипова. Аңа бу хәбәрне 11 август көнне җиткерәләр. Ул көнне аның әнисе, бабасы Хәмәтнең исән булган соңгы баласы - Сәлимә апаның 85 яшендә вафат булганына нибары егерме көн тулган була.
" Хәбәрсез югалган бабам табылды! Ничә еллар үткәч бит! Шул чагында әбиемнең сөйләгәннәре искә төште. Бабайның сугыштан нибары ике хаты килә.Ул анда "Кортлар оча, безне чакмыйлар", дип яза. Әбием моңа "атышлар бара, пулялар оча, тик без исән" дигән мәгънә сала торган була, һәрхәлдә безгә шулай сөйли иде. Бабам якыннарын тынычландырмакчы булгандыр инде, ә үзе шул вакытта нинди мәшхәргә эләккән. Өченче хат исә - хәбәрсез югалуы турында". Хәтирәләрен яңарткан Әлфия ханымның тавышында бабасының исеме, намусы аклануы өчен куануы да, горурлануы да, авыр елларда берүзе өч баланы аякка бастырган әбисе, хәбәрсез югалган солдат баласы буларак, дәүләт тарафыннан бернинди ярдәм күрмәгән әнисе өчен үкенү дә бар.
Смоленск өлкәсенең Ельня шәһәре фашистлар белән сугыш вакытында өч тапкыр "кулдан-кулга" күчә. Шәһәр халкы 1941 нче елның сентябреннән 1943 нче елның 30 августына кадәр, ике ел немец оккупациясендә яши. Ельняны алган вакытта каты бәрелешләрдә меңәрләгән совет солдатлары һәлак була. Шәһәр уртасында аларга багышланган һәйкәл куелган, аның янында "Гвардеец" дип аталган эзләнү төркеме тапкан солдатлар да күмелә. Әлеге төркем ел саен апрель аеннан сентябрьгә кадәр бик җаваплы һәм шактый авыр эш башкара - Смоленск өлкәсенең сазлыклы урманнарында сугыш эзләрен барлый. Быел алар 287 кешене тапкан, яннарында нибары 40 медальон булган. Шуларның 20 сенең туганнары табылган.
"Бәхетегез, аны тану җиңел булды", дигән Әлфия ханым гаиләсенә эзтабарлар. Хәмәт Газизов сөякләре табылган урында аның белән бутарлык башка беркем дә булмаган, винтовкасы, пуля тишкән каскасы - янында, иң мөһиме - медальондагы мәгьлүмат яхшы сакланган, барысы да аңлаешлы, ачык күренә. Анда якташыбызның 1909 елны тууы, ТАССРның Чаллы районы Белоус поселогыннан фронтка алынуы, тормыш иптәше Газизова Кәнҗил(мәһәр) икәнлеге язылган. Газизовлар, аларның ата-бабалары да Әҗмәкәй авылында яшәгән, тик сугыш башланыр алдыннан Хәмәт гаиләсе белән Белоуска күченеп китә.
Солдат табылу белән, шушы мәгьлүматларга таянып, эзләнү төркеме Белоус поселогына шалтырата, һәм тиз арада аның туганнары - Әлфия ханым белән элемтәгә керә. Аннары Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчы сөякләрен Ватанында җирләү өчен аны туган авылына кайтарачакларын белдерә. Тик Әлфия ханым гаиләсе, җыелып киңәшләшкәннән соң , Смоленскига үзләре барырга була. 1600 км араны үтеп, алар газиз бабалары һәлак булган урынга бара. Бабаларының тимер контейнерга салынган җәсәде белән бергә, "Гвардеец" төркеме тапшырган шәхси әйберләрен - каска, ике пәке, каеш прәшкәсен дә алып кайталар.
Бүгенге көндә Чаллы шәһәренең эзләнү отряды якташыбыз Хәмәт Газизулла улы Газизовны тантаналы рәвештә туган авылы Әҗмәкәй зыяратында күмәргә әзерләнә. Аны 22 август көнне, ислам дине кануннарына туры китереп, соңгы юлга озатачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев