Хайван тешләсә – тиз арада табибка мөрәҗәгать ит
Котыру чире хайваннарда һәм кешеләрдә була торган иң куркыныч авырулардан санала. Әлегә кадәр бу инфекцияне тулысынча җиңә алырлык чара табылмаган, чөнки йогышлы вирусның табигый чыганаклары бар.
Котыру чире үзәк нерв системасын зарарлый. Инфекция чирле хайваннар тешләгәндә аларның селәгәе аша күчә.
Котыру чире мөгезле эре терлектә дә, сарыкларда, кәҗәләрдә, атларда, дуңгызларда, этләрдә һәм мәчеләрдә дә булырга мөмкин. Йорт хайваннарыннан иң еш чирләүчеләрдән беренче урында этләр тора, аннары мөгезле эре терлекләр, мәчеләрнең дә вирус йоктыру очраклары ешая бара. Кыргый хайваннардан бу исемлектә төлкеләр, бүреләр тора.
Авыруны йоктырган хайванның селәгәендә вирус котыру чиренең клиник билгеләре күренгәнчегә кадәр 4-8 көн алдан барлыкка килә. Бу билгеләр аларда төрлечә күренә: хайванның үз-үзен тотышы үзгәрә, селәгәй агуы, йотуы бозыла, параличлана.
Этләрдә котыру чире тыныч формада да, авыр булып та башланырга мөмкин. Бу төр хайваннарның үз-үзләрен тотышлары үзгәрә, алар борчылалар, ризыкны, суны йота алмый изаланалар, өргәндә карлыккан тавыш чыгаралар, хуҗаның эндәшүенә җавап бирмиләр. Аннары этләр агрессивланалар, кешегә, башка хайваннарга ташланырга мөмкиннәр. Мондый халәт 3-4 көн дәвам итә. Аннары параличлар тотына. Беренче билгеләр күренгәннән соң 8-11 көн эчендә хайван үлә. Котыруның тыныч формасында исә агрессивлык сизелми, йоту, селәгәй агу шулай ук авырлаша, аскы казналыкта параличланулар барлыкка килә, күзе кыегая, аннары параличланулар өске казналыкка, гәүдәгә, алгы аякларга күчә. Эт 2-4 көндә үлә.
Мәчеләрдә дә котыру билгеләре этләрдәге кебек була. Аларда инфекциянең авыр формасы ешрак күзәтелә. Вирус йоктырганнан соң мәчеләр 2-6 көн яшиләр.
Котыру билгеләре мөгезле эре терлекләрдә түбәндәгечә күренә: хайванның аппетиты югала, калтырый, үз-үзен тотышы үзгәрә, бәйдән ычкынырга омтыла, карлыккан тавыш белән мөгри, күпләп селәгәе ага, күз бәбәкләре киңәя. Аннары котыру чоры тыныч рәвеш ала. Ахырга таба хайванның мускуллары тартыша башлый. 3-6нчы көндә терлек үлә. Параличлану формасы мөгезле эре терлекләрдә ешрак күзәтелә.
Сарыкларда, атларда, дуңгызларда котыру чире шулай ук ике формада үтә. Үлем беренче билгеләр күренгәннән соң 3-8 көн эчендә килә.
Котыру вирусын йоктырган кыргый хайваннар үзләрен гадәти булмаганча тота, курку хисе югала, башка хайваннарга һәм кешеләргә ташлана. Аларның җирле пунктлар янында йөрүе, кешеләрдән курыкмавы, таушалган тышкы кыяфәте, аякларының параличланган булуы - нәкъ менә котыру билгеләре.
2015 елда район территориясендә котыру чиренең алты очрагы ачыкланды. Иске Дөрештә 1 сыер, Кырнышта 1 эт чирләде, Мусабай-Завод һәм Останково авылларында 2 төлкедә авыру табылды, Күперле һәм Кече Шилнә авылларында 2 мәченең вирус йоктыруы билгеле булды.
Котыру авыруын кисәтү максатыннан ветеринария хезмәте рөхсәтеннән башка районга маллар кертү һәм чыгару тыела.
Кешеләрне тешләгән этләр һәм мәчеләр, тикшерү өчен, тиз арада ветеринар дәвалау учреждениесенә китерелергә тиеш. Соңга калу аянычлы хәлгә, ягъни үлемгә китерергә мөмкин.
Котыру чиренең бик куркыныч икәнен истә тотып, хайваннар тешләгәндә, аларның селәгәе тән тиресенә, күзгә, борынга, иреннәргә эләккәндә табибларга мөрәҗәгать итәргә һәм прививка ясатыр өчен якындагы санитар-эпидемиология станциясенә юллама алырга кирәк, дип кисәтә район дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Әнсәр Әбделманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев