Тамыры белән тукайлы Рәзилә Фәррахова - шәфкать иясе.
Яз ае ел саен матур һәм иң нәфис бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара хатын-кызлар көне белән истәлекле. Хатын-кызга гына хас гүзәллек табигатькә дә күчә сыман: зәңгәр күк йөзе, язгы кояш та бәйрәмгә тагын да ямь өсти. Без күптән килгән гадәт буенча районыбызда яшәүче, төрле предприятиеләрендә эшләүче гүзәл затларыбыз турында язарга тырышабыз....
Мин уйлаганча, Рәзилә ханым бик чибәр, мөлаем хатын-кыз булып чыкты. Килеп-керешкә үк ягымлы итеп исәнләшеп, бераз каушап калуы да күңелгә ятышлы иде.
- Тумышым белән мин Чаллы кызы. Әти-әнием - Заһира һәм Мөхәммәтҗан Тукай районының Югары Байлар, Күперле авылларында туып-үскәннәр. Без тамырыбыз белән тукайныкылар. Тормыш иптәшем Рамил дә Казаклар авылы егете, - дип сөйләп китте Рәзилә ханым.
Медицинага Рәзилә Фәррахова бик очраклы гына килеп керә. Бу турыда искә алганда, аның йөзендә балаларча елмаю уйный.
Кечкенәдән үк юрист булырга, кеше хокукларын якларга теләгән кыз мәктәпне бетерү белән Уфа якларына китәргә, шунда укырга керергә ният итә. Ләкин, уллары Рафаэльдан кала төпчек, бердәнбер кыз балалары булган Рәзиләне әти-әнисе чит якка җибәрергә теләми. Каршы чыгалар. Инде нишләргә белмичә, ут йотып йөргән кызга дус кызы киңәш бирә: «Чаллыда медицина көллияте бар бит. Шунда укырга кереп карамыйсыңмы?»
Рәзилә күп тә уйлап тормый шунда юнәлә. Сынауларны уңышлы узганнан соң, кыз укый башлый.
- Мин медицинаның никадәр мавыктыргыч, җаваплы һәм шул ук вакытта игелекле хезмәт булуына укый башлагач кына төшендем. Булачак һөнәремне яратып кабул иттем, аңа бөтен күңелемне бирдем. Шуңа күрәдер дә, көллиятне тәмамлап, әле яңа гына төзелгән район үзәк больницасына эшкә килгәч курку да, шик-шөбһә дә юк иде, - ди Рәзилә Фәррахова.
1997 елның сентябреннән процедуралар кабинетында эшли башлаган шәфкать туташын больница коллективы да якты йөз белән, яратып кабул итә. Нәкъ бер елдан, яшь кызны әле оешып кына килгән, җиде кешедән торган анестезиология-реаниматология бүлегенә өлкән шәфкать туташы итеп билгеләп куялар. Бүгенге көндә дә Рәзилә Мөхәммәтҗан кызы әлеге бүлектә эшли.
- Гаиләдә сез нинди кеше? Шундый тынгысыз һөнәр иясе буларак, хәләл җефетегезгә, балаларыгызга игътибарлы булырга өлгерәсезме? Алар сезне аңлыймы? - дип әңгәмәдәшемә сорау бирәм.
- Иптәшем Рамил күп еллар хокук саклау органнарында эшләгән кеше. Шуңа күрә ул мине бик аңлый, һәрвакыт ярдәм итеп, теләктәшлек күрсәтә. Ике кызым: унөч яшьлек Диләрә һәм сигез яшьлек Ралина шулай ук әниләренең нинди җаваплы эш башкарганын беләләр. Өйдә булган һәр минутымны аларга багышлыйм. Аннары, мин бик йорт җанлы кеше бит. Шуңа күрә өй эшләре белән шөгыльләнергә, һәр хуҗабикә кебек иремне, балаларымны камыр ризыклары белән сыйларга яратам. Гомумән, без бик кунакчыл кешеләр. Кунак чакырып, мул табын артында җыелырга яратабыз, - ди Рәзилә ханым.
Бүгенге көндә ул үзен бик бәхетле, тормыштан, гаиләдән уңган кеше дип саный (күз генә тимәсен!) Аның өчен бу иң зур хәзинә. Чөнки, хатын-кыз бәхетенең нинди хәзинә булуын бик яхшы белә. «Чын хатын-кыз нинди булырга тиеш?»- дигән соравыма да җавапны Рәзилә Фәррахова бик тиз бирде.
- Чын хатын-кыз нәфис, һәрвакыт көләч йөзле, ярдәмчел, ә иң мөһиме гаилә учагын саклаучы кеше булырга тиеш. Ә якынлашып килүче 8 Март бәйрәме алдыннан мин гүзәл затларыбызның һәркайсына ныклы сәламәтлек, хатын-кыз, ана булу бәхете, мәхәббәт теләр идем. Бу көнне генә түгел, гомер буе якыннарыбыздан бары тик җылы, назлы сүзләр генә ишетергә, бергә-бергә күңелле, матур яшәргә язсын иде, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев