Хастаханәдә дәваланучы балаларга кунакка чып-чын Степашка, Хрюша һәм Каркуша килде
Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгендә «Күз яшьләрсез дөнья» хәйрия акциясе узды. Хастаханәнең анестезиология һәм реанимация бүлегенә бәясе бер миллион ярым сумлык ясалма сулыш алу аппараты тапшырылды. Ә хәзерге вакытта медицина үзәгендә дәвалану курсы узучы балаларга «Тыныч йокы, нәниләр» тапшыруы геройлары Степашка, Хрюша һәм Каркуша килде. Алар нәниләр белән...
Балалар белән очрашуга халыкара класслы спорт мастеры, «Ефәк юлы» раллие җиңүчесе (2013, 2017 еллар), «Дакар 2017» раллиеның көмеш призеры, «КАМАЗ-мастер» командасы пилоты Дмитрий Сотников та килде. Сорауларга дөрес җавап биргән балаларга спортчы махсус бүләкләр тапшырды. Ә журналистлар белән очрашу вакытында ул «КАМАЗ-мастер» командасының әлеге акцияне оештыручы банк белән инде күп еллар хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте.
- «Күз яшьләрсез дөнья» хәйрия акциясенең безнең үз шәһәребездә узуы минем өчен икеләтә шатлыклы, - диде Дмитрий Сотников.
Кызыклы, уен-көлкеле тамаша ахырында һәр балага инде 14 ел эшләп килүче «Күз яшьләрсез дөнья» хәйриячелек программасыннан бүләкләр тулы сандыклар бирелде. Аның эченә исә иҗат белән шөгыльләнү өчен кирәк-яраклар тутырылган. 4 яшьлек Дениска бу бүләк, һичшиксез, ошагандыр. Операция ясату сәбәпле хастаханәдә ятучы Чаллы егете Денис интервью бирүдән баш тартса да, аның әнисе Альбина улының бик тә рәсем ясарга яратуын әйтте.
- Хастаханәдә яту күңелле хәл түгел, әлбәттә, тик менә шушындый бәйрәмгә эләгүебез бик шатлыклы булды, - диде Альбина.
Ә 7 яшьлек Йосыфка исә раллилар җиңүчесе Дмитрий Сотниковны күрү, ул алып килгән видеосюжет карау бик нык ошаган.
- Минем өемдә «Лего» бар, мин алардан һәрвакыт нинди дә булса машиналар ясыйм, «КАМАЗ-мастер»ны да төзермен әле, - диде Йосыф.
Балалар өчен чара тәмамлангач, журналистлар, хастаханә хезмәткәрләре һәм акцияне оештыручылар катнашында матбугат конференциясе узды. Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова әлеге бүләкнең киләчәктә чемпионнар булып үсәсе нәни сабыйларның сәламәтлегенә юнәлтелгәнлеген әйтте.
Матбугат конференциясендә шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Ләлә Камалетдинова, Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Альбина Шәйхетдинова катнашты. Баш табибның педиатрия ярдәме буенча урынбасары Наталья Ноговицына әлеге медицина җиһазының Чаллы шәһәре генә түгел, ә республиканың төньяк-көнчыгыш регионы халкы өчен дә хезмәт итәчәген искәртте.
«Күз яшьләрсез дөнья» акциясе 2003 елда старт алып, һәр елны уздырылып килә. 2007 елдан ул Мәскәү чикләрен чыгып, федераль дәрәҗәдә үткәрелә. Шушы дәвер эчендә акция Татарстанда берничә тапкыр оештырылган, Республика клиник хастаханәсе, Балалар республика клиник хастаханәсенә дә кыйммәтле медицина җиһазлары алынган.
Хәйрия акциясе Кама балалар медицина үзәгенә икенче тапкыр килде. Беренче тапкыр ул 2014 елда оештырылган булган. Банкның Татарстан Республикасы дирекциясе җитәкчесе Мәрьям Дәүләтшина үзләренең эшчәнлеген коммерциягә генә түгел, ә социаль җаваплылыккка да корылганлыгын әйтте. Сабыйларның гомерен саклап калу - ул бары тик югары һөнәри осталыкка ия булган табибларның гына кулыннан килә торган эш. Ә шул табибларга хезмәт итү, үсү, дәвалау өчен мөмкинлекләр тудырган химаячеләрнең гамәле чын мәгънәсендә мактауга лаек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев