Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халыкның ягулык сатып алырга акчасы юк – Алмаз Гайнетдинов

Татарстан ягулык станцияләрендә уртача чек - 300 сумны тәшкил итә, ди "Автогазсервис-Т" ҖЧҖ оешмасы җитәкчесе. Татарстанда ягулык алу буенча уртача чек бәясе төшкән. Бу хакта "Татар-информ"га "Автогазсервис-Т" ҖЧҖ оешмасы җитәкчесе Алмаз Гайнетдинов әйтте. "Бүген ягулык салуның уртача чек бәясе төште. Бер-ике ел элек 500-1000 сумга ягулык салган булсалар, бүген инде...

Татарстан ягулык станцияләрендә уртача чек - 300 сумны тәшкил итә, ди "Автогазсервис-Т" ҖЧҖ оешмасы җитәкчесе.

Татарстанда ягулык алу буенча уртача чек бәясе төшкән. Бу хакта "Татар-информ"га "Автогазсервис-Т" ҖЧҖ оешмасы җитәкчесе Алмаз Гайнетдинов әйтте.

"Бүген ягулык салуның уртача чек бәясе төште. Бер-ике ел элек 500-1000 сумга ягулык салган булсалар, бүген инде уртача чек бәясе кими һәм ул 300 сумны тәшкил итә. Авыл җирендә тагын да кимрәк әлеге сумма. Бу - халыкның сатып алу сәләте кими дигән сүз", - диде "Автогазсервис-Т" ҖЧҖ оешмасы җитәкчесе.

Алмаз Гайнетдинов шулай ук ягулыкның күпләп сату бәясе күтәрелү сәбәпле, ягулык салу станцияләренең кыен хәлдә калуын да билгеләп үтте.

"Мин үз оешмам өчен генә җавап бирмим, һәр көн саен коллегаларым белән аралашып торам. Ситуация борчылырлык. Нишләргә дип сорыйлар миннән. Көн саен кулны пульста тотабыз. Нишләргә? - Түзәргә дим. Ә нәрсәгә түзәргә? Сайлаудан соң бензин бәясе кинәт артачак дигән сигнал булды. Без хәлебездән килгәнчә кредитлар да алдык, күпмедер күләмдәге запасны нефтебазаларга саклауга куйдык. Әлегә шулай түзәбез. Әмма ситуация яхшырыр дип өметләнәбез. Карагыз сез, бәяләр ничек үсә бит. Бер литр ягулык бүген якынча 4,50 сумга артты. Бензин салу станцияләрендә бәяләр кинәт үзгәрә. Бу ким дигәндә ике атна эчендә килеп чыккан хәл. Ә иртәгә ни булыр? Шуңа күрә, бензин - шартлый торган продукт, аның белән шаярырга ярамый", - диде Алмаз Гайнетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев